Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин "Ярдәм" мәчетендә Казан шәһәре мөхтәсибәте имамнары белән очрашты. Чарада мөфтинең урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Мәскәү һәм Киров районнары башлыгы урынбасары Ирек Арсланов катнашты.
Очрашу Коръән сүрәләрен уку белән башланып китте. Камил хәзрәт иң беренче чиратта очрашуга җыелган хәзрәтләргә үзенең рәхмәтләрен җиткерде һәм халыкка чын ислам кыйммәтләрен җиткерү юнәлешендә бердәм булып эшләргә чакырды. Намуслы хезмәтләре өчен "Рәҗәп", "Җомга", "Ай-нуры" һәм "Рәмис" мәчете хәзрәтләренә рәхмәт хатлары тапшырды.
Аралашу барышында Камил хәзрәт хәнәфи мәзһәбенең асылы хакында сөйләде һәм мәзһәбкә ышанычны бетерергә теләүчеләрдән сакларга чакырды. Монардан тыш, ул халыкта гыйбадәтләрне үтәүгә кагылышлы сорауларның аеруча күп булуын һәм бу нисбәттән Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзаларының киләчәктә актуаль сорауларны туплаган җыентык бастырып чыгару нияте барлыгын хәбәр итте.
Очрашу барышында мөфти дин әһелләрен борчыган мәсьәләләр хакында фикерләште. Никахка, тәсбих тартуга, “әмин”не әйтүгә, намаз һәм Коръән укуга кагылышлы мәсьәләләрне аңлатты. Аннары имамнар юллаган сорауларга җавап бирде. Хәзрәтләр сакал йөртүгә, җомга намазы алдыннан вәгазьләрне рус телендә сөйләүгә, мәчетләр янында автомобиль кую урыннарын көйләү, намаз вакытларын билгеләүгә, мәчетләр төзүгә кагылышлы, фикһ (ислам хокукы) белән бәйле сорауларны җиткерделәр.
Бүген Камил хәзрәт шулай ук "Миргазиян" мәчете эшчәнлеге белән танышты. Мәчетнең имам-хатыйбы Ирек хәзрәт Җиһаншин мөфтигә намаз бүлмәсен, уку-укыту залларын күрсәтте һәм киләчәктә башкарылачак эшләр хакында җиткерде.