Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия тышкы эшләр министрлыгында хөкүмәттән тыш оешмаларның эшчәнлегенә бәйле җыелышта катнаша. Хәзерге вакытта хөкүмәттән тыш оешмалар тарафыннан үткәрелгән аерым әһәмияткә ия чаралар турында фикер алышу бара. Сөйләшү барышында сүз халыкара мәйданда, аеруча БМО кысаларында, дәрәҗәне арттыру мөмкинлекләре турында да фикер алышачаклар.
Чарада Россия тышкы эшләр министрлыгы вәкилләре, хөкүмәттән тыш оешмалар, традицион дини конфессия вәкилләре катнаша.