7 апрель вәгазе,
Раҗәб аеның 10 нчы көне, Һиҗри исәп буенча 1438 нче ел
Нәрсә соң ул – бәхет? Бәхет нәрсәдән тора? Чын бәхет бармы? Кайда ул бәхет? Бәхетле булуның серләре нидән гыйбарәт? Син бәхетлеме?! Күңелдә сорау артыннан сорау туа, күңел канәгатьләнерлек, җаныбыз тыныч булырлык бу сорауларга дөрес җавапны кайдан табарга һәм кайдан эзләргә була? Хакыйкатьтә исә, бу сорау һәрбер кешегә тынгылык бирми, ул аны кызыксындыра, уйландыра, дөресен беләсе килә, җавап эзли. Бу дөньяда һәрбер кеше бәхет төшенчәсен төрлечә вә үзенчә аңлый һәм үзенчә фикер йөртә. Һəркем бу дөньяда бəхетне үзенчə эзли, бәхетле булуны тели, бәхетле буласы килә.
Кемдер акчаны, малны, байлыкны бәхетле булуга бер сәбәп дип саный, кемдер югары дәрәҗәле уку йортларын, кемдер югары дәрәҗәле эш урынын, кемдер матур һәм чибәр булуны, кемдер физик яктан көчле булуны бәхетле булуга бер сәбәп дип саный. Хакыйкатьтә исә, адәм баласының күпме генә акчасы, малы, байлыгы, матди хәле, тормышы ничек кенә яхшы булмасын, кайда гына яшәмәсен, нинди генә югары дәрәҗәле урыннарда эшләмәсен, нинди генә югары дәрәҗәле уку йортларында укымасын, нинди генә дөньяның уңышларына, максатларына, дәрәҗәләренә ирешмәсен, барыбер кешене бу әйберләр генә тулысынча бәхетле итәргә җитми.
Статистика мәгълүматларына карасак, бүгенге көндә күп гаиләләрдә аерылышулар вә таркалулар, фаҗигале үлемнәр шушы дәрәҗәле, бай, танылган кешеләр арасында. Бу кешеләр дөньяда бай вә шөһрәтле булып яшәүләренә карамастан, алар чын бәхетне татый алмыйлар, яшәүнең, тормышның ямен таба алмыйлар. Аларның күбесе наркомания, алкоголизм,
стресс, психо-неврология чирләре белән авырыйлар, ялгызлыкта, кайгы-хәсрәттә, дөньяга килүенең төп максатын вә мәгънәсен аңламыйча үлеп китәләр. Үзләренә кул салып, үз-үзләрен үтергән кешеләр бу дөньяда үзләренең урыннарын һәм яшәүләренең максатын, мәгънәсен аңламаганнар. Әлбәттә инде, бу яман вә бозык күренеш безнең җәмгыятебез өчен, гомумкешелек дөньясы өчен бик зур фаҗига һәм һәлакәтлек!
Кайбер рәсми булмаган мәгълүматлар әйтүенчә, Көнбатыш илләрендә һәр 40 секундка бер кеше үз кулы белән үзен үтерә, ягъни: күпердән сикерә, кан тамырын кисә, асылына, бугазын кисә, таблеткалар эчә. Хакыйкатьтә исә бу кешеләр дөньяда уңышка, дәрәҗәгә, байлыкка ирешкән кешеләр идее бит. Бу кешеләргә нәрсә булган? Нигә бу кешеләр, дөньяда яшәүнең кызыгын таба алмыйча, дөньяга килүнең максатын, мәгънәсен аңламыйча, якты дөнья белән хушлашканнар? Бөтен дөньякүләм сәламәтлек саклау оешмалары әйтүенчә, соңгы елларда 60% кешеләр үз-үзләрен үтерә, үзләренә кул са-
лалар икән. Дөнья галимнәре фаразлавынча, бүгенге көн яшәү рәвеше, ритмы белән кешеләр шулай барсалар, киләчәктә үз-үзләрен үтерүче кешеләр күбәячәк, психонерв авырулар белән шифаханәләр тулачак. Димәк, нәтиҗәдә кешеләр күбрәк байлыкка, дәрәҗәгә, танылуга, фани дөньяның ялтыравыклы, алдакчы зиннәтләренә омтылган саен, алар Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгаләдән көннән-көн ерагаялар, ягъни үлемне, каберне, хисапны, Кыямәт көнен, хәсрәт вә кайгы көнен оныталар. Менә бу, дөрестән дә, бәхетсезлек өстенә бәхетсезлек инде! Арып-талып, гаҗиз булып, көнне төнгә ялгап, иртәдән кичкә хәтле кояш баеганчы, ат кебек ике-өч җирдә эшләдең, эт кебек фани дөнья артыннан гына чаптың, җаның тынычлык күрмәде, инде гомереңнең көзе җиткән, кояшы да баерга күп калмаган. Мираж (рәшә) булып күзеңә күренгән дөнья малың, байлыгың, дәрәҗәң – шушымы синең бәхетең? Бу нәрсәләр бит барысы да вакытлыча! Әй инсан (кеше), уйла һәм фикерлә, нәрсә өчен син бу фани дөньяда? Ни өчен яшисең? Дөньяга килүеңнең максаты нидә? Кайда синең мәңгелек бәхетең?
«Кеше белән җенне халык кылдым Миңа гыйбадәт кылсыннар өчен». «Зарият / Таратучы», 51:56
Димәк, кешеләрнең һәм җеннәрнең бердәнбер төп вазыйфалары – бөтен галәмнәрнең Хуҗасы һәм Раббысы Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгаләне дөрес итеп танып, Аңа итагать кылып, Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгаләнең кушканнарын үтәп вә тыйганнарыннан тыелып, Аллаһыга кол булып яшәүдер. Хакыйкатьтә исә, әгәр дә кеше, адәм баласы бу максатны күз алдында тотса, шуны аңласа һәм шушы максат белән яшәсә, кеше үзенең бу дөньяга нигә килгәнлеген һәм үлгәннән соң Аллаһы хозурына кайтып, дөньяда кылган һәрбер эше вә гамәле өчен җавап бирәсен аңлар һәм белер иде. Хакыйкатьтә исә, адәм баласы, кеше Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгаләне чын хакыйкый тану белән таныса, кеше бәхетне бу дөньяда ук табачак. Бәхетле булу, бәхеткә ия булу, чын бәхеткә ирешү – ул Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгаләнең кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып, Аллаһы юлында, һидаятендә булып, Аллаһы Тәгаләнең сөйгән бәндәсе, колы булу.
Бәхет төшенчәсен аңлау вә фикерләү өчен дөнья тормышыннан кайбер мисалларны китерергә булдык. Әйтик, син акча, мал, байлык җыеп бик зур байлыкка ия булдың, акча чемоданы өстенә утырдың, ди. Үзең дә сизмәстән вә аңламастан, җыйган байлыгыңа кол булдың. Дөнья тормышына мәңгегә килгән төсле фани дөньяга алданып, акчам, малым, байлыгым булсын дип, көне-төне акча, мал, байлык артыннан чаптың, байлык җыйдың, әмма ләкин бу фани дөнья тормышында чын бәхетне, җан тынычлыгын таба алмадың. Җаның вә күңелең тыныч түгел, ашавың ашау түгел, яшәвең яшәү түгел, йокың йокы түгел. Җыйган малың вә байлыгың юкка чыкмасын, малыңны
караклар урламасын, таламасын дип куркып яшисең. Шушымы инде чын бәхет?! Юк. Бу бәхет түгел! Дөньяда бәхетсезлек өстенә бәхетсезлек, ә ахирәт дөньясында мәңгелек үкенеч һәм хәсрәт. Синең өчен җир куены хәерлерәк. Кемнәр өчен, нәрсә өчен җыйдың малыңны һәм байлыгыңны, аның рәхәте, тынычлыгы, куанычы, бәрәкәте булмагач. Ахирәт көнендә Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгалә каршында җыйган байлыгың өчен, һәрбер тиенең өчен, кайдан килгән һәм кая киткән, нинди юл белән байлыгың табылган – барысы өчен дә җавап бирәсе бар. Хакыйкатьтә исә, җыйган маллар, байлыклар, балалар адәм балалары өчен ахирәт көнендә хәсрәт булачак. Шул хакта Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгалә Үзенең изге китабы Коръәни Кәримдә безгә, ягъни кешеләргә кисәтеп әйтә:
«Ий, мөэминнәр, сезне малларыгыз һәм балаларыгыз Аллаһы зикереннән алдамасын, намаз укудан туктатмасын һәм Коръән белән гамәл кылудан гафил итмәсен. Әгәр бу эшне берәү кылса, ягъни малына вә балаларына алда-
нып иманына, диненә кимчелек китерсә, андый кешеләр ахирәттә газапта булып хәсрәтләнүчеләрдер». «Монафикълар», 63:9
«Сезнең малларыгыз һәм балаларыгыз, сезнең өчен фәкать фетнә. Әмма Аллаһ юлында булганнарга Аллаһы хозурында олуг әҗерләр бар». «Тәгабүн / Алдану», 64:15
Бәхет яхшылыктан тора, кеше – иманнан, диннән башка укыса да, эшләсә дә, яхшы була алмый вә бәхетле була алмый, бу ике көнлек фани дөнья йортында файдасызга вә мәгънәсезгә яшәгән була, үзенең санаулы гомерен заяга, бушка уздырган була. Хакыйкатьтә исә, без барыбыз да бу фани
дөньяда яшәгән вакытта бәхетне вә бәхетле булуны, ягъни бай, хөрмәтле, шөһрәтле, дәрәҗәле, мактаулы булуны, рәхәт, матур, тыныч тормышта яшәүне яратабыз. Беркемгә дә сер түгел, бу дөньяда бер кеше дә үзенә бәхетсезлекне теләми, мин бәхетсез булам дими, киресенчә, бәхетле булуны тели. Хәтта ки чүп түгә торган контейнерларда (савытларда) казынган, җир астында җылылык торбалары арасында яшәп яткан, урамда йөргән сукбайлар да үзләренчә бәхетне өмет итәләр һәм шуңа ышаналар. Әмма безнең күзебезгә бәхет булып күренгән мираж (рәшә,җәйге эссе челләдә җирдән күтәрелгән алдавыч пар) ике көнлек бетәчәк фани дөнья бәхете ул бер күренеш кенә, бер тел белән татып карау гына...
Без шуны аңларга тиеш, кешеләр, фани дөнья йортында һич бетми, кимеми торган мәңгелек бәхет юк. Күпме генә бу дөньяда тырышсак та, күпме генә көч сарыф итсәк тә, иманым камил, мәңгелек җәннәтне бу дөньяда төзеп булмый, бу мөмкин түгел, мәңгелек җәннәтне ахирәтебез өчен төзергә кирәк. Әгәр дә бу эш мөмкин булса, акчаларын, байлыкларын, малларын кая куярга, ничек итеп туздырырга белмәгән, акчага, байлыкка исергән, дөнья байлары, олигархлар, түрәләр төзегән булырлар иде. Күз алдыбызга бәхет дип күренгән дөнья уңышы, дөнья дәрәҗәсе, дөнья шатлыгы ул вакытлыча гына, бер мизгел, бер күренеш кенә. Учыбызга төшкән кар бөртекләре эреп күз ал-
дыннан юкка чыккан кебек, дөнья бәхете, дөнья рәхәте, дөнья байлыгы да, дөнья шатлыгы да беркөнне шулай юкка чыгачак. Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгаләнең кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып, Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ сөннәтләре белән яшәп, мәңгелек җәннәтне вә бәхетне дөньяда вакытта исән чагыбызда ахирәтебез өчен төзергә кирәк, бүген үк, хәзер үк! Безнең яши торган урыныбыз ахирәттә мәңгелек җәннәтә!
Шул хакта Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгалә Үзенең изге китабы Коръәни Кәримдә исебезгә төшереп әйтә:
«Аллаһы Тәгалә бөтен дөнья кешеләрен мәңгелек тынычлык, иминлек йорты булган җәннәтләргә чакыра вә Үзе теләгән кешеләрне җәннәтләргә бара торган туры юлга күндерде». «Юныс», 10:25
«Аллаһ әйткәнчә эш кылсагыз, Аллаһ эшләрегезне вә гамәлләрегезне ислах кылыр, төзәтер, вә гөнаһларыгызны ярлыкар. Берәү чын күңелдән Аллаһыга, вә Аның расүленә итагать итсә, ул кеше, һичшиксез, өстенлеккә вә изге теләгенә иреште». «Әхзаб / Гаскәрләр», 33:71
Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгалә һәркайсыбызга да тәүфыйк вә инсаф биреп, Аллаһының кушканнарын үтәп вә тыйганнарыннан тыелып, Коръән белән изге гамәлләр кылып, Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺсөннәтләре белән яшәп, күркәм холыклы, әдәп вә әхлаклы, тәкъва, хакыйкый мөэмин-мөселман булып, мәңгелек бәхет вә сәгадәткә ирешеп, Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгаләнең мәңгелек җәннәтләренә керергә һәммәбезгә дә насыйп вә мияссәр кылса иде. Әмин.
Зөфәр хәзрәт Тахавиев,
Биектау районы «Гафиятулла»
мәчете имам-хатыйбы