Баулыда Коръән укучылар бәйгесендә җиңүче хатын-кызлар хаҗга юллама алачак

07 апрель 2017 ел 09:04
Баулыда Коръән укучылар бәйгесендә җиңүче хатын-кызлар хаҗга юллама алачак

8 апрельдә Баулыда хатын-кызлар арасында Коръәннең соңгы 3 өлешен белүче хатын-кызлар арасында бәйге узачак. Изге Китап барлыгы 30 өлештән тора. 

Чараны республика мөселманнары Диния нәзарәте, ТР көньяк-көнчыгыш казыяты, Баулы мөхтәсибәте һәм Баулы районы администрациясе оештыра. Бәйгене тантаналы рәвештә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ачачак дип көтелә.

Ярышта республиканың 19 мөслимәсе катнашырга теләк белдергән. Шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән дә катнашучылар гариза биргән: Башкортстан, Чиләбе һәм Оренбург өлкәләре. Хатын-кызлар Изге Коръәннең соңгы 3 дҗүзен белүдәге ярышны ике яшь төркеменә бүленеп үтәчәк: 18 яшькә кадәр һәм аннан өлкәнрәк. Бәйгенең иң яшь катнашучысына 7 яшь.

Ике яшь төркемендәге җиңүчеләргә һәм икенче урынга лаек булучыларга төп бүләк - Хаҗга юллама тапшырылачак. Шул рәвешле, "ТР ДИНИЯ нәзарәте Хаҗ"операторының “Стандарт” программасы буенча бер тапкыр фарыз хаҗ үтәргә мөмкинлек бирүче 4 сертификат уйнатылачак. Калган призерлар һәм катнашучылар кыйммәтле һәм истәлекле бүләкләр алачак.

Конкурс түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Баулы шәһәре, Ленин урамы, 13 йорт, М. Җәлил исемендәге мәдәният йорты. Башлана сәгать 8.00 дә.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы