Мөфти җитәкчелегендәге мөселман җәмәгатьчелеге: "Мөселманнар кан коймый!"

07 апрель 2017 ел 12:46
Мөфти җитәкчелегендәге мөселман җәмәгатьчелеге: "Мөселманнар кан коймый!"

Бүген Татарстанның Кан тапшыру үзәгендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, нәзарәт хезмәткәрләре, имамнар, мөселман уку йортлары шәкертләре һәм мөгаллимнәр Санкт-Петербург метросында булган фаҗигадә зыян күрүчеләргә һәм башка мохтаҗ кешеләргә ярдәм йөзеннән кан тапшырды. "Мөселманнар кан коймый!" дигән шигарь астында уздырылган әлеге донорлык акциясе мөселманнарның һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булуын күрсәтү максаты белән оештырылды.

Кан бирү үзәгенең баш табибы Рамил Тураев мөселманнарның ниятен шулай ук хуплады һәм кан бирүнең җәмгыять өчен нинди зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.

Камил хәзрәт кан бирү алдыннан берничә кирәкле процедура үтте: регистрация узды, кан анализы тапшырды һәм терапевт белән аралашты. Болар барысы да канга мохтаҗ кешенең сәламәтлегенә зыян салмау өчен эшләнелә.

- Ислам дине кан бирүне тыймый, чөнки без кемнеңдер гомерен һәм саулыгын саклап калугы үз өлешебезне кертәбез, - дип билгеләде Камил хәзрәт Сәмигуллин. - Аллаһ Тәгалә Коръәндә әйтә: "...Әгәр берәү бер кешене үлемнән коткарса — бөтен кешеләрне үлемнән коткарган кебек булыр” (Мәидә сүрәсе, 32)

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
5:40
Кояш чыга
7:52
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
14:08
Ахшам намазы
15:59
Ястү намазы
17:49
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
Rambler's Top100