ТР Мөселманнары резиденциясендә бүген мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин мәртәбәле кунак Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ нәселе вәкиле, Шәригать фәннәре докторы, Сәгуд Гарәбстанының “Әл-Шакра” Университеты профессоры Мөхәммәд Әхмәт Әл-Хашим белән очрашты.
Мөфти хәзрәтләре чит ил кунагын Диния нәзарәте эшчәнлеге һәм яңа проектлары белән таныштырды, Яр Чаллыда булып узачак мөселман яшьләренең Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча турнирга чакырды һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә хезмәттәшлекнең мөмкинлекләре турындагы үз фикерләрен җиткерде.
Дустанә әңгәмә барышында профессор Камил хәзрәткә кунакчыллыгы өчен рәхмәт белдерде һәм яшьләр белән эшләү өлкәсендә үз тәҗрибәсе белән уртаклашты.