Бүген Казанның һәм Татарстанның барлык мәчетләрендә Санкт-Петербург метросында шартлау нәтиҗәсендә үлгән кешеләрнең рухларына дога кылдылар. Татарстан мөселманнары Аллаһы Тәгаләдән, яраланып, хастаханәләрдә ятучыларның тизрәк сәламәтләнүен, ә мәрхүмнәрнең рухлары тыныч, оҗмахта булуын сорады.
Бүген дин әһелләре шулай ук Санкт-Петербургтагы терактта зыян күрүчеләргә ярдәм йөзеннән донорлык акциясенә дә кушылды.