16 апрельдә “Чистай” мәдәни үзәгендә мөселман җәмгыятен борчыган актуаль темага дискуссия утырышы узачак. Бу юлы катнашучылар “Исламда гәдел эшмәкәрлек. Бу чынбарлыкмы?” дигщн темага сөйләшәчәк.
Оештыручылар сүзләренчә, дискуссия клубы утырышы өч өлештән торачак: теория, практик өлег һәм кофе-брейк артында кайбер тезислар буенча фикер алышу.
Дискуссиядә кызлар һәм егетләр командалары, шулай ук үз бизнесларын алып бару өлкәсендә белгечләр катнашачак. Кунаклар һәм тамашачылар утырыш эшендә катнашып, фикерләрен белдерә алачак.
Башлана 15.00 дә.