Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин "Алабуга" махсус икътисадый зона резиденты - KASTAMONU заводының генераль директоры Али бәй Кылыч, шулай ук "Хәят Килья" заводы директоры Кемаль бәй Тугай белән очрашты. Очрашу барышында төрек компанияләре вәкилләре Камил хәзрәтне үзләренең Алабугадагы заводлары эшчәнлеге белән таныштырды.
KASTAMONU заводы 2014 елда ачылган һәм Европада эре агач эшкәртү предприятиесенә әверелгән. Оешма Алабугада иҗтимагый эшчәнлек тә алып бара. Завод ярдәме белән шәһәрдә «Әҗмәл» мәчете төзелгән, «Җәмигъ» мәчете төзекләндерелгән.
Татарстан мөфтие Али бәйгә Алабуга мөхтәсибәтенең инициативасын тормышка ашыруда катнашкан өчен рәхмәтен җиткерде, «мәчет – ахирәткә кертем», дип белдерде. Камил хәзрәт оешманың мөселман хезмәткәрләргә карата кайгыртучанлыгын югары бәяләде. Заводта хәләл туклану һәм намаз уку мөмкинлекләре тудырылган. Завод оешканнан бирле 800 эш урыны булдырылган.
Аннан соң Али бәй, мөфтигә шәхси экскурсия үткәреп, компаниянең продукциясе белән таныштырды.
Очрашу ахырында Камил хәзрәт оешманың үсеше уңышлы барсын дип дога кылды һәм Коръән буенча гамәл кылырга кирәклеге турында вәгазь сөйләде.