17 апрельдә Казанда Татарстан мөселманнарының чираттагы VII Корылтае булып узды. Чара Коръән аятьләре укып һәм дога кылып башланды. Беренчеләрдән булып делегатларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде.
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев 2013-2017 елларда башкарган эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясады. Шулай ук делегатлар игътибарына нәзарәтнең үзәк ревизия комиссиясе хисабы да тәкъдим ителде.
Камил хәзрәт үзенең чыгышында 4 ел дәвамында башкарылган эшләрдән тыш, киләчәктә мөселман өммәте каршында торган бурычларны да барлады. Бүгенге көндә нәзарәт составына 1415 теркәлгән мәхәллә һәм 1430 мәчет керә. Аларда 1400 имам хезмәт итә. Бу - Россия Федерациясендә эшләп килгән бөтен мәхәллә һәм мәчетләрнең чирегеннән артык. Шул ук вакытта соңгы 4 ел эчендә генә республикада 50дән артык яңа мәчет ачылган.
Шушы дәвердә Диния нәзарәте аеруча зур игътибар эшчәнлекне бердәй кануни үрнәккә яраклаштыруга, мөселман мәгариф системасы үсешенә, социаль сәясәтне тормышка ашыруга, эстремизм чагылышларына каршы торуга бирде. Хисап чорында мәгариф өлкәсендә ТР Мәгариф министрлыгы белән берлектә “Урта һөнәри дини белем бирүнең уку-укыту стандартлары” эшләнгән. 2015-2016 уку елларында барлык мәдрәсәләргә дә ТР МДН белгечләре тарафыннан 52 төрле әсбап әзерләнгән һәм тапшырылган. Ел саен республика мәчетләре каршындагы махсус курсларда якынча 25 мең кеше гыйлем өсти. Татарстанда барлыгы 9 мәдрәсә һәм Россия ислам институты эшли, аларда барлыгы 220 мөгаллим укыта һәм 4 000нән артык шәкерт гыйлем ала. Россиядә мөселман мәгариф системасын үсеше мәсьәләсендә Болгар ислам академиясен ачу ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең иң әһәмиятле бурычлары булып тора.
Татар дин галимнәренең мирасын тергезү шулай ук мөһим юнәлешләрнең берсе. 2013-2017 еллар нәзарәт тарафыннан "Хәнәфи мәзһәбе елы", "Татар дин галимнәре елы", "Галимҗан Баруди елы" буларак уздырылды һәм бу нисбәттән россиякүләм һәм халыкара конференцияләр, республика ифтар, «Изге Болгар жыены», Мәүлид ән-Нәби бәйрәме үткәрелде, рус, татар һәм гарәп телләрендә 200-дән артык китап чыкты. Шул исәптә, бөек ислам галимнәренең, татар дин әһелләренең, бүгенге көн авторларының хезмәтләре һәм уку әсбаплары. Нәзарәтнең үзенең матбугат чаралары да булдырылды: янәдән "Шура" альманахы һәм “Дин вә мәгыйшәт" чыга башлады, «Ислам тудей» порталы, "Ислам террорга каршы" сайты, darul-kutub.com электро китапханәсе, "Азан" радиосы эшли башлады.
Нәзарәтнең социаль эшчәнлеге күбесенчә яшьләр, мигрантлар, төрмәчеләр һәм тоткыннан чыгучыларга, ягъни радикаль көчләр йогынтысына аеруча бирелүчән төркемнәргә юнәлтелгән иде.
Коръәннең “Каләм Шәриф” яңа басмасын бастырып чыгару Россия һәм бөтен дөнья мөселман өммәте тормышында шулай ук әһәмиятле вакыйга булды. Моннан кала, Россиядә беренче тапкыр Коръәннең тулы версиядәге аудиотасмасы да чыгарылды. Бүгенге көндә Казанда һәм Татарстан районнарында 20-дән артык Коръән түгәрәге булдырылып, уңышлы эшләп килә; “Рәшидә” үзәге һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә Коръән өйрәнү факультеты ачылды.
Нәзарәтнең халыкара элемтәләре һәм Россия регионнары белән бәйләнешләре үсешенең роле дә зурая бара. Мисал өчен, 2013-2017 елларда Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте делегацияләре чит төбәк һәм илләргә 100дән артык рәсми сәфәр кылганнар.Аларның күбесе кабул итүче якның инициативасы белән оештырылды.Нәзарәткә Берләшкән Милләтләр Оешмасы каршындагы консультант статусы бирелү буенча да эш төгәлләнеп килә.
Диния нәзарәте гадәттәгечә хаҗиларга күрсәтелгән хезмәтнең сыйфаты яхшыртуга зур әһәмият бирә. Ислам Ватанына туры рейслар оештыру, хаҗиларны укыту, аларның туклану һәм торак мәсьәләсен кайгырту – боларның барысы да Татарстандагы “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми хаҗ-операторының игътибар үзәгендә. Шушы хисап чорында, “ДУМ РТ Хаҗ” хезмәтләреннән кулланып, 7000-нән артык мөселман хаҗ кылган.
Татарстанда хәләл өлкәсен үстерүдә “Хәләл” стандартлары комитеты мөһим роль уйный. Бүгенге көндә Комитет реестрында барлыгы хәләл продукция җитештерә торган 96 сертификацияләнгән предприятие бар, шуларның 49-ы Татарстаннан булса, 47-се – Россиянең башка төбәкләреннән.
Хисап докладларыннан соң мөфти, аның беренче урынбасары, баш казый һәм үзәк ревизия комиссия әгъзаларын сайлау булды. Делегатларның күпчелек тавышы белән мөфти итеп Камил хәзрәт Сәмигуллин, беренче урынбасары итеп - Рөстәм хәзрәт Валиуллин, баш казый итеп - Җәлил хәзрәт Фазлыев сайланды.
Шулай ук Корылтайда катнашучылар нәзарәтнең уставына үзгәрешләр дә кабул итте. Татарстан мөселманнарының VII Корылтае дәүләт бүләкләре тапшыру һәм Коръән укып тәмамланды.