Чистайның мөселман яшьләре игелекле эшләрен арттыра

21 апрель 2017 ел 09:49
Чистайның мөселман яшьләре игелекле эшләрен арттыра

Чистай мөхтәсибәтенең Мөселман яшьләре берлеге активистлары “Игелекле эшләр атнасы” кысаларында өлкән яшьтәге кешеләрнең хәлләрен белергә булды. "Күчтәнәч алып хәлләрен белергә килгән яшьләрне күргәч, өлкәннәрнең йөзләрендә шат елмаю, күзләрендә бәхет чаткылары яна башлады. Ялгыз кешеләргә бит еш кына җылы сүз һәм игътибар җитми. Шундый җылы каршы алуны, олыларга шатлыклы мизгелләр бүләк итә алуны күреп без илһамландык. Ошбу чараны тагын да ешрак уздыру, яңаларны уйлап табуга омтылыш уянды", - дип белдерде акциядә катнашкан яшьләр. 

Сыерчык оялары ясау буенча осталык дәресләре дә әлеге игелекле атналык кысаларында үткәрелде. Берлек активистлары яшүсмерләргә сыерчык оялары ясарга өйрәтте. Бердәм тырышлык һәм уртак эш нәтиҗәсе - күркәм сыерчык оялары. Алар канатлы дусларыбызны шатладырып, ә яшьләрнең күңелен җылытып торачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы