Бүген Татарстанның иң яхшы биш Коръән укучысы Иран консуллыгы чакыруы буенча Тегеранда үткәрелә торган абруйлы 34-нче Халыкара конкурста Россия данын яклыячак. Татарстан төркемендә - Россия ислам университеты студенты, "Ярдәм" мәчете шәкерте, "Рәшидә" үзәге укучысы һәм укытучысы. Бөтен дөньядан килгән катнашучылар 4 номинация буенча бәяләнәчәк: мәктәп укучылары, студентлар, өлкәннәр, күрмәүчеләр. Изге Китапны иң яхшы укучылар итеп дәрәҗәле жюри әгъзалары билгели.
Конкурс Иран Республикасының Вакф министрлыгы тарафыннан оештырыла. Быел чарада 83 ил вәкиле катанаша. Россияне Татарстан командасы тәкъдим итә. Жюри составына 10 дәүләт вәкиле кергән.
Татарстанлыларның берсе Мөхәммәд Җәбраилгә - 11 яшь. Тумышы белән - Таҗикстаннан. Кечкенә булуга карамастан, Коръәнне яттан белә һәм Россия командасында иң көчлеләрдән санала.
Зәкәрия Борһановка 18 яшь. Ул - Коръән-хәфиз, "Рәшидә" Коръәнне өйрәнү үзәгендә укый. Егет Изге Китапны 9 яшендә өйрәнә башлый, 12-дә - ятлап бетерә. Зәкәрия конкурска җиңүгә өметләнеп килгән һәм Россиянең данын якларга аны сайлап алулары белән горурлана. «Коръәндә 77 мең сүз. Аларны Аллаһы Тәгалә ярдәменнән башка ятлап булмый", - ди ул.
- Коръән укучыларында тавышның моңлылыгы һәм аһәңлеге, тәҗвид кагыйдәләрен белү, дөрес әйтелеш аеруча югары бәяләнә, - дип аңлата Татарстан төркеме җитәкчесе, ТР МДН Коръәнне өйрәнү бүлеге башлыгы Илнур хәзрәт Хәйруллин. - Бер аваз гына ялгыш әйтелсә дә, сүзнең мәгънәсе үзгәрергә мөмкин. Конкурста катнашучыларга катлаулы булачак: жюри әгъзасы Китапның үзе сайлап бүлеген укып, аны дәвам итәргә кирәк булачак.
ТР МДН матбугат хезмәте конкурс барышы һәм нәтиҗәләре турында хәбәр итеп торачак.