Балык Бистәсе районының Бикчурай авылы мәчетендә вәгазь кичәсе булып узды. Авыл тарихында беренче мәртәбә, 2016 елның көзендә, мәчет каршында уку-укыту курслары ачылды. Бу җаваплы эшне Гөлсинә Нургали кызы башлап җибәреп, үзе анда белем дә биргән. Аның әтисе Нургали исемен йөртүче мәчеттә , уку курсларын быел биш хатын-кыз тәмамлаган. Коръәнне өйрәнүнең беренче нигезе булып саналучы, Мөгаллим сәни китабын тәмамлау уңаеннан мәчеттә кичә оештырырга карар кылганнар.
Мәҗлескә авылның барлык хатын-кызлары чакырылган иде. Кичәне район мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов ачып җибәрде. Ул изге китабыбыз Коръән, аның әһәмияте, тормышыбызда тоткан роле хакында вәгазь сөйләде. Тәберде-Чаллы имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Сафин аерым бер зикерләрнең әҗер-савапларын әйтеп узды.Һәрбер шәкерткә, мәчетне салдырып, карап торучы Нургали абыйның оныклары тарафыннан бүләккә Коръән таратылды. Мәҗлес барышында һәркем Гөлсинә Нургали кызына рәхмәтләрен җиткерделәр. Мәчет имамы Бабаҗан хәзрәт: “Изге йортыбыз күркәм, якты. Ишеге һәркемгә ачык. Киләсе уку елында шәкертләребезнең саны тагын да артсын иде!” -дигән теләкләрен әйтте. Ә Гөлсинә апа шушындый вәгазь кичәләренең дәвамлы булуын теләде.