Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Диния нзарәтендә Мордовия мөфтие Фәһим хәзрәт Шәфиев белән очрашты. Камил хәзрәт мөфтият кунагын Татарстан мөселманнары өммәтендә булган соңгы вакыйгалар белән таныштырды, нәшер итү, агарту һәм социаль юнәлешләрдә алып барылган эшчәнлек хакында сөйләде. 18-20 май көннәрендә "Россия-Ислам дөньясы: Kazansummit"IX Халыкара икътисади саммит кысаларында оештырылган RUSSIA HALAL EXPO күргәзмәсенә чакырды. Очрашу кысаларында дин әһелләре киләчәктә хезмәттәшлек итү юнәлешләрен барлады. Форсаттан файдаланып, Фәһим хәзрәт Татарстан мөфтиен икенче срокка сайлануы белән котлады һәм истәлекле бүләк тапшырды.
***
Бүген мөфти хәзрәтләре белән очрашу нияте белән нәзарәткә Согуд Гарәбстаны делегациясе килде. Алар арасында ислам һәм вакыф эшләре буенча министрлыкның генераль секретаре Мәджит әт-Түрки, Эр-Рияд университетының мәгълүмәти бүлек җитәкчесе Абдалла әл-Әссаф, әлеге университетның мөгаллимнәре Халид Әбел Хәсән һәм Габдерахман Әл-Мүдәрис бар иде. Кунакларның төп максаты җирле мөселман дини оешмасының эшчәнлеге белән танышу булганлыктан, мөфти хәзрәтләре делегация вәкилләренә Диния нәзарәтенең эшчәнлеге хакында сөйләде. Аерым алганда, сүз Татарстандагы мөселман мәгарифе системасының үсеше турында барды. Сөйләшү барышында Камил хәзрәт Болгар ислам академиясе төзелеше баруын хәбәр итте.
Кунаклар, үз чиратында, Татарстанда җылы каршы алулары өчен олы рәхмәтләрен җиткерде һәм РИИ студентлары белән булып үткән очрашудан алган тәэсирләре белән бүлеште. Әлеге очрашу дәвамында хезмәттәшлек итү хакында да фикер алыштылар.
Мөфти Камил хәзрәт һәр кунакка Диния нәзарәте әзерләгән Изге Коръәнне бүләк итте.