Балык Бистәсе районы Яңа Сала авылында мәчет яңартылды

25 апрель 2017 ел 14:51
Балык Бистәсе районы Яңа Сала авылында мәчет яңартылды

2004 нче елда Яңа Сала авылында мәчет сафка баскан иде. Мәчетне эшмәкәр Альберт Шамил улы Фахретдинов салдырып, әнисе “Фагыйлә” исеме  бирелде.

Яңавыл авылында мәчет төзелү сәбәпле,инвестор Альберт Шамил улы 2016 нчы елның көзендә Корбан гаетен Яңа Сала авылында укый. Анда ул мәчетне кургәннән соң: “ Авыл халкына бүләгем булыр!”- дип,мәчетне тышлатырга һәм тирә-ягын төзекләндерергә карар кыла. Кыска вакыт эчендә, мәчет тимер сайдинг  белән тышланып, авылны тагын да нурландырып җибәрә. Шушы вакыйгага сөенеп, изге рәҗәб аенда авыл халкы мәчеттә мәҗлес үткәрде. Анда авыл халкы белән берлектә Альберт Шамил улы да чакырылган иде. Мәҗлесне район мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов ачып җибәрде. Ул инвесторыбызга район җирлегенә Ислам динен үстерүгә керткән өлеше, салдырган мәчетләрен һәрвакыт күзәтүдә тотып, барлап, булышып торуы өчен олы ихтирам белән рәхмәтләрен җиткерде. Аның теләкләренә авыл халкы да кушылып,асфальт юллы, кешеләрне эш белән тәэмин иткәне хәм башка яхшылыклары өчен изге теләкләрен әйттеләр. Альберт Фахретдинов үз чиратында, авыл халыкының яшәеше белән кызыксынды,  яшьләрнең шәһәргә китүләрен хуп күрмичә,  авылда калдырту мәсьәләсен күтәрде. Шуларның берсе булып, киләчәктә Яңавыл авылында тагын бер сөт җитештерү комплексы төзеләчәген әйтте. Шулай ук ул,Рамазан  аена хәтле мәчеткә яңа ай куелачагы турында да искәртеп  узды. Яңа ай  – динебез кушканча, авыл халкы белән берлектә, районыбыз имамнары катнашында, Аллаһ Тәгаләне зурлап, тәкбирләр әйтеп куелачак.

Очрашу мул табын артында,Фагыйлә апаның һәм Яңа Сала авылыннан бакыйлыкка күчкән мәрхүмнәрнең рухларына догалар кылып тәмамланды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы