Чаллы мәчетләрендә өмәләр үтә

25 апрель 2017 ел 14:55
Чаллы мәчетләрендә өмәләр үтә

Чаллы мәчетләрендә мәчет яннарын, территорияләрен җыештыру, биналарның эчке өлешен юуу, чистарту буенча  өмәләр узды. Мәсәлән, “Туфан” мәчетендә ошбу саваплы эшкә 46 кеше катнашты. Мәчет имам-хатыйбы Равил хәзрәт Нуруллин  өмәнең  24 апрельдә - дүшәмбе көнне дә дәвам итүен әйтә.

“Нур-Ихлас” мәчете территориясен чистартуда 2 дән артык кеше катнашты, бу эшкә хәтта урамнан үтеп баручылар да кушылды. Ә 22 апрельдә мәчеткә якшәмбе дәресләренә йөрүче мөслимәләр  мәчет бинасының эчке өлешен юу, чистарту буенча өмә үткәрделәр. Биредә юылмаган бер карыш җир дә калмады. Бу эшкә 70ләп мөэминә тартылды. Уртак эш тәмамлангач өмә хөрмәтенә   чәй мәҗлесе үткәрелде.  Анда мәчет имам-хатыйбы Әлфәс хәзрәт Гайфуллин өмәдә катнашучыларга  бу саваплы эшләре өчен зур рәхмәтен белдерде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы