Чаллы мәчетләрендә мәчет яннарын, территорияләрен җыештыру, биналарның эчке өлешен юуу, чистарту буенча өмәләр узды. Мәсәлән, “Туфан” мәчетендә ошбу саваплы эшкә 46 кеше катнашты. Мәчет имам-хатыйбы Равил хәзрәт Нуруллин өмәнең 24 апрельдә - дүшәмбе көнне дә дәвам итүен әйтә.
“Нур-Ихлас” мәчете территориясен чистартуда 2 дән артык кеше катнашты, бу эшкә хәтта урамнан үтеп баручылар да кушылды. Ә 22 апрельдә мәчеткә якшәмбе дәресләренә йөрүче мөслимәләр мәчет бинасының эчке өлешен юу, чистарту буенча өмә үткәрделәр. Биредә юылмаган бер карыш җир дә калмады. Бу эшкә 70ләп мөэминә тартылды. Уртак эш тәмамлангач өмә хөрмәтенә чәй мәҗлесе үткәрелде. Анда мәчет имам-хатыйбы Әлфәс хәзрәт Гайфуллин өмәдә катнашучыларга бу саваплы эшләре өчен зур рәхмәтен белдерде.