Мөфти Азнакайда имамнар һәм район башлыгы белән очрашты

25 апрель 2017 ел 13:45

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эшлекле сәфәр белән Азнакай мөхтәсибәтендә. Шәһәр администрациясендә мөфти Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин белән очрашты. Әлеге очрашуда имам-мөхтәсиб Азат хәзрәт Талибуллин һәм көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Ютазы мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин катнашты. Ике як райондагы дини вазгыять, җирле мөхтәсибәтнең эшчәнлеге, хакимият белән элемтәләр ныгыту һәм мөселманнарга кагылышлы башка мөһим мәсьәләләр хакында сөйләште.

Очрашу шәһәрнең үзәк мәчетендә имамнар катнашында дәвам итте. Мөфти бирегә җыелган авыл имамнарын Татарстан мөселманнарының чираттагы VII корылтаенда ышаныч белдергәннәре өчен олы рәхмәтләрен әйтте һәм  дин әһелләре белән төрле дини мәсьәләләр хакында сөйләште.

Имамнарга үзенең нәсихәтләрен район башлыгы Марсель Шәйдуллин да җиткерде. Ул республикада тынычлык саклап, бергә килешеп һәм ата-бабаларыбызның традициләренә тугры калып эшләргә чакырды. Җыелыш кысаларында Азнакай мөхтәсибәтенең имам-мөхтәсибен сайлау да булды. Әлеге җаваплы вазыйфаны район имамнары янәдән Азат хәзрәт Талибуллинга ышандырып тапшырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана