"Хәтер" мәчете имамы - Г. Тукай премиясе лауреаты

26 апрель 2017 ел 11:41
"Хәтер" мәчете имамы - Г. Тукай премиясе лауреаты

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне һәм Туган тел көне уңеннан, Казанның Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында оештырылган тантаналы чарада катнашты.

Кичәнең кульминацион ноктасы - Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары игълан ителү. Өченче ел рәттән әлеге тантана концерт программасы эчендә башкарыла. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу бәйрәмнең матур традициягә әверелүен искәртеп, әлеге көнне зур кунаклар кабул итүебезне билгеләп узды һәм бәйрәм белән котлап, быелгы лауреатларга Дәүләт бүләген тапшырды.

Татарстан Президенты кулыннан Дәүләт бүләген "Хәтер" мәчете имам-хатыйбы,  танылган дин һәм җәмәгать эшлеклесе Харис хәзрәт Салихов алды: “Миңа 90 яшь. Үземнең беренче китабымны 50 ел элек язган идем. Бар гомеремне дин тәгълиматы алгарышына багышладым”, - диде.

Чарадан соң Татарстан мөфтие Харис хәзрәтне әлеге олуг бүләккә ия булуы белән ихлстан котлады һәм озын гомер, саулык-сәламәтлек теләде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы