Мөфти Минтимер Шәймиевны Россиянең Хезмәт Герое исеме бирелүе белән котлады

26 апрель 2017 ел 15:55

Хөрмәтле Минтимер Шәрипович!

             Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Россиянең Хезмәт Герое исеме бирелү уңаеннан минем ихлас тәбрикләүләремне кабул итегез!

Әлеге мактаулы дәрәҗәне алу Республика һәм Россиянең иминлеге хакына куйган тырышлыкларыгызның нәтиҗәсе ул. Ватаныбыз Татарстан һәм туган илебезгә чиксез мәхәббәт, халкыбызга карата тугрылык, зирәклек, тоемлау сәләте – бу бары тик олы сәясәтчегә генә хас булган сыйфатлар һәм Сез аларга ия. Диннәр һәм милләтләр арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне саклаучы, Татарстаннның тынычлыгы сагында торучы, аның рухи мирасын торгызучысы – Сезнең Республика өчен кылган хезмәтләрегезне бәяләп бетереп булмый.

Хөрмәтле Минтимер Шәрипович! Мин Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек һәм җан тынычлыгы телим. Аллаһы Тәгалә башлап җибәрелгән барлык эшләрегезгә уңышлар насыйп итсен, изге ниятләрегездә ярдәм итеп торсын!

Ихтирам белән Татарстан Республикасы мөфтие                                     Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана