Бүген, ягъни 28 апрельдә, изге җомга көнендә Казандагы “Сөләйман” мәчетендә Дамир хәзрәт Мәрвәров тарафыннан сөйләнгән вәгазь Шәгъбан аена багышланды.
Бу айның фазыйләтләре турында сүз башлаганчы ислам тарихында иң мөһим вакыйгаларның берсе «Тәһвилил кыйбла», ягъни кыйбланың үзгәртелүе нәкъ менә шушы Шәгъбан аенда булганы турында бераз сөйләп үтик. Бу вакыйга Шәгъбан аеның 15 көнендә (быел ул 11-12 нче майга туры килә) Мәдинәи Мөнәүвәрәнең «Бәни Сәләмә» мәчетендә Рәсүлуллаһ ﷺ өйлә намазы фарызының ике рәкәгатен укып торган вакытында вәхи иңде, ул намазда торган хәлендә Кәгъбә тарафына борылган. Бу халәтне күргән сәхабәләр дә аңа ияреп, намаз укуны дәвам иттергәннәр. Пәйгамбәребез ﷺ: «Рәҗәб – Аллаһының ае, Шәгъбан — минем аем, Рамазан — өммәтемнең аедыр”,-дигән.
Коръәни Кәримдә Хак тәгалә әйтә: «Без синең йөзең күккә юнәлгәнне күреп тордык. Һәм сине разый булдырырдай кыйблага юнәлдерербез. Һәм йөзеңне изге мәчет тарафына юнәлдер. Кайда гына булсагыз да йөзләрегезне аның ягына юнәлдерегез. Һәм китапка ия булучылар, әлбәттә, аның Раббыларыннан булган хаклык икәнен белеп торалар. Аларның кылганнарына Аллаһ гафил булмас» (2–144). Илебездән әгәр кем дә хаҗ һәм гомрә кылган булса, алар ул мәчеттә намаз уку шәрәфәтенә мөяссәр булганнар. Шәгъбан аеның 15 нче көне вә кичәсе елның иң олуг көннәреннән санала. Шул көнне Аллаһы Тәгаләнең рәхмәт вә мәгъфирәте җир йөзенә таралып торыр. Әгәр аның өстенә янә истигъфар дә әйтелсә, әлбәттә, Аллаһы Тәгалә зур-кече гөнаһларны гафу итеп җибәрүе турында риваятьләр күп. Шул 15 нче кичәдә Хак Тәгалә иртәнге якта аваз салыр икән: «Истигъфар итүчеләр бармы, гөнаһларын кичерәм, берәр бәла яки авырлыкка таручылар бармы, котылу сорасалар, аны бирәм, ризык сораучылар бармы, ризыкларын күбәйтәм» кебек авазлар белән таң атар икән.
Бу кичәне «Бәраәт кичәсе» дип атыйлар. Аның олуглыгы турында хәбәр-риваятьләр күп. Бәраәт кичәсендә бер ел эчендә булачак эшләр хакында хөкем кылына, әҗәл вә гомерләр билгеләнә вә кылынган гамәлләрнең сәхифәләре Аллаһы Тәгаләнең хозурына күтәрелеп күрсәтелеп үтүләре китапларда язылгандыр, менә шундый олы айда торабыз икән, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен никадәр мөмкин изге гамәлләр кылып, гөнаһ эшләрдән тыелуыбыз зарур була. Хак Тәгаләнең бөтен әмерләренә буйсыну, кешеләр белән булган мөгамәләләрдә даими күркәм мөнәсәбәт тотуыбыз мөселманлыкның мөһим сыйфатлары булып тора. Пәйгамбәребез ﷺ әйтә: «Аллаһы Тәгалә өч нәрсәне өч нәрсә эченә яшергән: үз ризалыгын яхшы гамәлләрнең берсенә яшергән». Димәк, даими яхшы гамәлләр кылучы кеше, әлбәттә, Аллаһының ризалыгын таба. Изге гамәлләр исә күп төрле. Һәрнинди яхшы, файдалы гамәлне «Бу кечкенә гамәл» димичә кылырга кирәк була. Бу турыда Рәсүлүллаһның ﷺ «Саваплы эшләрнең һичберен кече дип санамагыз, кылып торыгыз! Хәтта агым судан алып башка бер кешенең комганына салып бирү кебек кечкенә бер гамәлне дә, зур гамәл кебек хөрмәт белән кылыгыз», дигән сүзләре дә бар.
Яшергән нәрсәнең икенчесе — Үзенең газабын гөнаһ, начар эшләрнең берсенә яшергән. Димәк, гөнаһ гамәлләрдән сакланып йөргән кеше Аллаһының газабыннан, әлбәттә, имин булыр. Ләкин «Моның гөнаһысы зур түгел», дип, кечкенә гөнаһлардан сакланмаган кеше, шиксез, бер Аллаһының газабына очрап калуы табигыйдыр.
Яшергән нәрсәләрнең өченчесе вәли кешеләрне халык эченә яшергән. Бөтенесен хөрмәт кылган кеше, әлбәттә, Аллаһының вәлиен дә ихтирам иткән булачак. Әмма игътибарсызлыкка гадәтләнгән кеше берара Аллаһның иң яраткан бәндәсен дә рәнҗетеп куюы ихтимал...
Дамир хәзрәт үзенең вәгазен тәмамлаганнан соң, җомга намазына имамлык кылды. Аннары “Сөләйман” мәчетенә килгән мәхәллә халкы Дамир хәзрәт мөселманнарга хас булганча әзерләгән пылаудан, пиццадан, бергәләп татлы җомга чәеннән – төрле сыйдан авыз иттеләр һәм мондагы әһле исламга рәхмәтләрен белдерделәр.