Фитыр һәм фидия сәдакалары күләме билгеле

10 май 2017 ел 16:26
Фитыр һәм фидия сәдакалары күләме билгеле

Бүген Рамазан ае башланыр алдыннан уздырылыган Голәмәләр шурасы җыелышында фитыр сәдакасы күләмен арпа һәм йөзем бәясеннән чыгып билгеләргә килешенде.

Фитыр сәдакасы арпа бәясенә карап - 100 сум, йөзем бәясенә карап - 600 сум бер кешегә. 

Фидия сәдакасы - 200 сум. 

Зәкятнең нисабы алтын  бәясеннән чыгып исәпләгәндә - 198 000 сум. 

Рамазан 27 майда башлана.

Беренче тәравих намазы республика мәчетләрендә 26 майда укыла.

25 июньдә – гает көне.

Фидия

Рамазан аенда ураза тота алмаган кешеләр уразаларын башка айларда тота ала, уразаны бөтенләй тота алмаганнар исә фидия сәдакасе түләргә тиеш була. Фидия – ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака. Фидия акчалата түләнергә мөмкин.

Фитыр 

Рамазан аенда фитыр сәдакасе һәм зәкәт билгеләнә. Фитыр сәдакасе бирү һәр мөселманга да вәҗеб гамәлләрдән санала. Фитыр сәдакасе мохтаҗларга бирелә. Фитыр сәдакасен мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш, бар кеше дә бирергә тиеш. Фитырны гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли. Ир бала балигъ булуга, фитырны үзе өчен үз кеременнән түләргә омтылырга тиеш. Андый мөмкинлеге булмаган очракта, бу бурыч гаиләдәге башка ир-атлар өстенә төшә.


 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
5:35
Кояш чыга
7:46
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
Rambler's Top100