Кичә Буа мөхтәсибәтенең “Хаҗилар” мәчетенә Бәраәт кичәсен каршы алырга дип мәхәллә халкы җыелган иде. Ахшам намазыннан соң мәчетнең икенче имамы Шамил хәзрәт Вәлиуллин җыелган халыкка әлеге кичәнең әһәмиятен аңлытып вәгазь сөйләде һәм “Ясин” сүрәсенең укылыш тәртибен аңлатты.
Ниятләп өч тапкыр “Ясин” сүрәсе укылгач, “Бәраәт” догасын укып, алга таба илебезгә иминлек теләп догалар кылынды. Кичә намаз укып тәмамланды.