Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бу көннәрдә Әзербәйҗән башкаласы Бакуда. Бүген ул IV Ислам теләктәшлеге уеннары ачылышында катнашачак.
Әлеге уеннар 8-22 мая көннәрендә Бакуда 16 спорт корылмасында 20 спорт төре буенча оештырыла. Алар арасында: авыр атлетика, йөзү, нәфис һәм спорт гимнастикасы,футбол, теннис, волейбол, бокс, грек –рим һәм ирекле көрәш. Халыкара спорт ярышына 50дән артык ислам иленнән спортчылар килгән.
Кайтуга ук мөфти хәзрәтләре джиу-джитсу буенча Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге кубогына үткәрелүче Бөтенроссия турнирын ачачак. Анда Татарстаннан һәм башка төбәкләрдән 100дән артык спортчы ктанашыр дип көтелә. Җиңүчеләр арасында хаҗга юллама уйнатылачак.