Уруссуның "Фәнис" мәдрәсәсе 10-еллыгын билгеләп үтте

13 май 2017 ел 15:31
Уруссуның "Фәнис" мәдрәсәсе 10-еллыгын билгеләп үтте

Бүген Уррусының “Фәнис” мәдрәсәсе үзенең 10-еллыгын билгеләп үтә. Бу уңайдан Ютазы мөхтәсибәтенә республиканың барлык мөселман уку йортлары җитәкчеләре, көньяк-көнчыгыш төбәге имамнары һәм мөхтәсибләре, район администрациясе вәкилләре һәм дини уку йорты шәкертләре җыелган. Әлеге чарада мөфтинең урынбасарлары Мансур хәзрәт Җәләлетдин белән Рәфыйк Мөхәмәтшин да катнаша.

Бәйрәм чаралары Татарстан мәдрәсәләрендә белем алучы шәкертләрнең гарәп теле һәм фикъһтнан белемнәрен тикшерүдән башланып китте.

Мәгълүм булганча, «Фәнис» мәдрәсәсе Ингушетия Республикасында һәлак булган полиция полковнигы Фәнис Кәримовның исемен йөртә. Бүгенге чарага аның якыннары чакырылган иде. Дин әһелләре Фәнис Кәримовның туганнары белән бергә аның каберен зиярат итте, Коръән укыды һәм дога кылды.

Төп чара көндезге сәгать 10да «Фәнис» мәдрәсәсе бинасында Коръән аятьләрен уку белән башланып китте. Җыелган кунаклар мәдрәсәнең ислам кыйммәтләрен таратуда һәм ТР ислам мәгарифе системасында тоткан урны хакында фикер алышты, мәдрәсәгә бәйле хәтирәләре белән бүлеште. Форсаттан файдаланып, быел мәдрәсәне тәмамлаучы шәкертләр һәм олимпиада җиңүчеләре Рәфыйк Мөхәмәтшин кулыннан дипломнар, рәхмә хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр алды.

Чараны дәвам итеп мәдрәсә җитәкчеләренең җыелышын да үткәрелде. Алар шәкертләрне эш белән тәэмин итү һәм аттестация нәтиҗәләре хакында сөйләште, киләчәккә планнарын барлады.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы