Бүген Казан "Ак Барс" көрәш сараенда джиу-джитсу буенча Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге кубокка Бөтенроссия турниры ачылды. Ачылыш тантанасында джиу-джитсу буенча чираттагы билбаулар тапшыру чарасы да үтте.
Билбауларны Россия Джиу-джитсу федерациясе вице-президенты Георгий Куверов тапшырды. Тантанада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин джиу-джитсу буенча әлеге төрдә дәрес үткәрүгә хокук бирүче көрән билбауга лаек булды.