Хаҗга юллама, Мәрҗани Кубогы, мөслимәләр кимонода, мөфтидә көрән билбау: Казанда джиу-джитсу буенча Бөтенроссия турниры үтте

14 май 2017 ел 16:51
Хаҗга юллама, Мәрҗани Кубогы, мөслимәләр кимонода, мөфтидә көрән билбау: Казанда джиу-джитсу буенча Бөтенроссия турниры үтте

Бүген Казанның “Ак Барс” көрәш сараенда джиу-джитсу буенча Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге кубокка Бөтенроссия турниры уздырылды. Көч сынашу джиу-джитсуның Не-Ваза төре буенча барды. Әлеге ярышларда Татарстаннан, Мәскәүдән, Самарадан, Марий Эл, Чувашия һәм Башкорстан Республикаларыннан 100дән артык спортчы катнашты.

Чараның кунаклары арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин,  Россия Джиу-джитсу федерациясе вице-президенты Георгий Куверов, депутат Фатыйх Сибгатуллин,Татарстанның Конституция суды рәисе Фәрхәд Хөснетдинов, ТР джиу-джитсу Федерациясе Президенты Айрат Кәлимуллин, “Ак Барс” көрәш сарае директоры Айрат Гайнетдинов һәм мөфтинең урынбасары Мансур хәзрәт Җәлелетдин да бар иде.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, турнирның Шиһабетдин Мәрҗани исеме белән аталуы бөек татар галиме һәм мәгърифәтчесенең “кара каплан” борынгы татар-төрек сугышчан сәнгатендәге уңышлары белән һәм киләсе елда аның тууына 200 ел тулуы белән бәйле.

Бүгенге ярыш Коръән һәм спортчыларның парады белән башланды. "Безгә һәр эштә тырышлык күрсәтергә тиешле, ә аның нәтиҗәсе бары Аллаһ Тәгаләдән. Җиңү өчен барлык көчегезне куегыз һәм Аның ярдәменә өмет итеп ярышыгыз. Аллаһ Тәгалә һәрбарчабызга көч һәм иман ныклы бирсен.Джиу-джитсуда җиңү физик көчкә генә түгел, ә рухи әзерлеккә дә бәйле. Монда беренче планда  сезнең кешелеклелек сыйфатларыгыз. Исламда  да шулай ук: динебез һәрвакыт үз өстебезгә эшләргә, камилләшергә чакыра. Көрәш - Пәйгамбәребезнең ﷺ сөннәте. "Көчле мөселман көчсез мөселманга караганда Аллаһка сөйкемле, ләкин икесендә дә хәер бар", — дигән хәдис бар, шуңа күрә һәр мөселман һәр яктан да нык булырга тиеш", дип билгеләде мөфти Камил хәзрәт ачылышта һәм киләчәктә ошбу чараның географиясен киңәйтергә,приз фондын арттырырга сүз бирде.

Ачылыш тантанасында джиу-джитсу буенча чираттагы билбаулар тапшыру чарасы да үтте. Билбауларны Россия Джиу-джитсу федерациясе вице-президенты Георгий Куверов тапшырды. Тантанада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин джиу-джитсу буенча әлеге төрдә дәрес үткәрүгә хокук бирүче көрән билбауга лаек булды.

Ярышта 96 ир-ат һәм 14 хатын-кыз катнашты. Ир-егетләр 62, 69, 77, 85, 94 һәм 94 килограммнан югары авырлыкта, ә хатын-кызлар  57, 63, 70 һәм 70 килограммнан югары авырлыкта көч сынашты. Ир-егетләр арасындагы көч сынашулар 2 версия буенча: зәңгәр һәм ак билбау ияләре арасында үтте.

Турнирның кульминация өлеше - хаҗга юллама уйнату  булды.Җирәбә уйнату нәтиҗәсендә хаҗга юллама белән Алладин Тагиров бүләкләнде, ә икенче юллама җирәбәсез  ТР джиу-джитсу Федерациясе Президенты Айрат Кәлимуллинга бүләк ителде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы