string(36) "http://dumrt.ru/news/news_17537.html"
18.05.2017 14:47

Массакүләм мәгълүмат чаралары җәмәгатьчелек фикерен формалаштыра. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның "Корстон" комплексында узган "ММЧ-онлайн: социаль челтәрләрдә экстремизм профилактикасы” темасына халыкара фәнни-гамәли конференциясендә шулай дип белдерде. Әлеге конференциянең Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең "KAZANSUMMIT 2017" IX халыкара Икътисади саммит кысаларында узуын искәртик. Конференция Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин иницитивасы белән оештырылган.

Модераторлар буларак аны "Россия сегодня" халыкара мәгълүмат агентлыгының илкүләм проектлар бүлеге җитәкчесе Радик Әмиров һәм “Russia Today”ның тышкы коммуникацияләр хезмәтенең баш белгече, шәрыкъ белгече Анна Беликова алып барды. Алар конференциянең башында ук чараның дин әһелләре, дин белгечләре белән җанлы аралашу форматында булырга тиешлеген әйтеп, барлык борчыган сорауларны – уңайлылары, уңайсызларын да уртага салып сөйләшергә тәкъдим итте. Модераторлар конференциядә катнашучыларның резолюциягә тәкъдимнәр, төзәтмәләр кертүләрен сорадылар.

“Бүгенге дөньяда массакүләм мәгълүмат чаралары роле бәяләп бетергесез. Алар җәмгыять үсешенең төп алшартларының берсе булып тора һәм җәмәгатьчелек фикерен формалаштыра. Массакүләм коммуникация чарасы буларак социаль челтәрләрнең бу мәсьәләдә тәэсире көчәя, алар интерактив аралашуда зур мөмкинлекләргә ия. Андый куәтле медиакорал экстремистик материаллар урнаштыру өчен кулланылырга мөмкин. Кызганыч, социаль челтәрләрдә еш кына традицион исламга туры килмәгән һәм дини нәфрәт һәм экстремизм идеологиясен алга сөрүче ислам контентын күрергә була. Моның нәтиҗәсендә, яшь буын мөселманнарда һәм башка дини конфессия вәкилләренең Ислам буенча ялгыш күзаллаулары туа”, - дип белдерде Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләү чыгышында. Татарстан мөфтие сүзне үлчәп язарга кирәклеген Аллаһы Тәгаләнең Коръәндәге сүзләре белән раслый. Камил хәзрәт әйтүенчә, кеше сүзләрен тикшермичә әйтеп, халыкка ялгыш мәгълүмат җиткерү үкенечле булырга мөмкин. “Россия һәм дөнья мөселман өммәте профессиональ журналистлар, блогерлар, PR-белгечләр тәрбияләргә тиеш. Социаль челтәрләрдә сыйфатлы, тикшерелгән мәгълүмат бирү өчен, профессиональ массакүләм мәгълүмат чаралары кирәк”, - дип республика мөфтие конференциянең уңышлы үтүен теләде.

Конференция видеоролик белән башланып китте. Анда әйтелгән мәгълүматларга караганда, бүген ДАИШ тыелган оешмасына Россиядән 4 меңләп кеше кергән. Видеороликта ДАИШ тарафдарларының, үз сафларын киңәйтү өчен, башкаларны да җәлеп итеп, аларга радикаль карашларын тагуы турында әйтелде.

Барлыгы өч доклад яңгырады. Аларның һәркайсыннан соң фикер алышулар булды. “Коммерсантъ” газетасы журналисты Муса Морадов “Экстремизм идеологиясенә каршы көрәш коралы буларак ММЧ һәм социаль челтәрләр” темасына чыгыш ясады. Ул, дәүләт контрпропагандага акча сарыф итми, дигән фикерен белдерде.

“Новые известия” газетасы журналисты Сәид-Әмин Бицоев “Социаль челтәрләр – заманча җәмгыять көзгесе. Радикаллар тирәнәя баручы социаль упкынны һәм яшьләрнең каршылыклы кәефләрен ничек куллана” темасына докладын тәкъдим итте. Ул социаль төркемнәрнең экстремизм гына түгел, суицидка да җәлеп итү буенча тискәре йогынтысын билгеләп узды. Яшь кызларның ничек итеп радикаль агымнарга тартылуына мисаллар китерде. Агың сүзләренә караганда, без килеп чыккан хәлләрнең тискәре нәтиҗәләренә каршы көрәш алып барабыз, гәрчә, шул хәлләрне китереп чыгара торган сәбәпләргә каршы көрәшергә тиеш булсак та. “Бездә радикалларга каршы антипропаганда юк. Ныклап көрәшү өчен дәүләт программасы кирәк”, - дип белдерде ул. Залдан экстремизмга каршы Ислам дине вәкилләре белән генә түгел, бу юнәлештә башка конфессия вәкилләре белән дә берләшергә кирәк, дигән фикерләр яңгырады.

Конференциядә катнашучылар фикеренчә, террорчылыкның чишмә башы Исламда гына түгел. “Ислам идеологиясе генә террорчылыкка китерми. Исламда гына чыганагы дип уйларга ярамый. Ислам һәм террорчылык арасында тигезлек билгесе куярга ярамый”, - диделәр күпләр.

Экстремизм һәм террорчылыкның Ислам белән күзаллануында, ялгыш стереотиплар барлыкка килүендә журналистларның гаебе булу да әйтелде. Бу фикер күбрәк өченче докладтан соң яңгырады. “Интер-Аз” журналисты Игбал Рөстәмов “Экстремизмга каршы көрәш чарасы буларак һөнәри этика” темасына чыгыш ясады. “Террор дигәндә, ник ислам күз алдына килеп баса?! Барлык журналистлар үз вазифаларын профессиональ дәрәҗәдә үтәсә, проблемалар күпкә азрак булачак. Террорчылык дигәндә, ислам террорчылыгы, ислам боевиклары дигән сүзтезмәләр булырга тиеш түгел”, - ди ул. Бу нисбәттән, Уфадагы Россия Ислам университеты ректоры Артур Сөләйманов мондый сүзтезмәләр кулланган өчен, журналистларга административ җаваплылык кертергә кирәк, дигән тәкъдимен җиткерде. Модератор Анна Беликова, бәлки, дин әһелләреннән рекомендацияләр белән журналистлар өчен махсус кодекс кертергәдер, дигән фикерен белдерде.

Тәкъдим, төзәтмәләр кертүчеләргә килгәндә, резолюциядә эшчәнлеге тыелган оешманы ДАИШ дип түгел, ә ИГ дип язылуын тәнкыйтьләүчеләр булды. Шулай ук, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ОИС) кысаларында, гомуми бердәм интернет-платформа булдырып, анда Исламның тынычлыкка, толерантлыкка өндәүче дин икәнен, экстремизм төшенчәсенең асылын аңлату зарурлыгы билгеләп үтелде. Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институтының фәнни хезмәткәре Илшат Сәетов федераль каналларда мөселманнар турында бер тапшыру да булмавын билгеләп узды. “Дини бәйрәмнәрдән кала, без федераль каналларда мөселманнарның көндәлек тормышын күрмибез дә”, - дип белдерде ул. 

"Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина