Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Диния нәзарәте кунаклары һәм "Россия - Ислам дөньясы: KAZANSUMMIT 2017" 9нчы Халыкара икътисад саммит катнашучылары Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов исеменнән оештырылган тантаналы кабул итү кичәсендә катнаштылар. Алар арасында: билгеле дин әһелләре, журналистлар һәм "ММЧ-онлайн: социаль челтәрләрдә экстремизм профилактикасы”халыкара фәнни-гамәли конференция экспертлары.
Рустам Миңнеханов барлык кунакларны ихластан сәламләде һәм әлеге җыенның бары уңай тзсирләр калдыруын һәм хезмәттәшлек өчен яңа мөмкинлекләрен ачуын теләде. Чара мәдәни программа белән дәвам итте.