Казанда RUSSIA HALAL EXPO күргәзмәсе ачылды

18 май 2017 ел 13:50
Казанда RUSSIA HALAL EXPO күргәзмәсе ачылды

Бүген Казанда RUSSIA HALAL EXPO үз эшен башлап җибәрде. Ул 20 майга кадәр"Корстон" комплексы каршындагы махсус чатырда  урнашкан.

Тантаналы ачылышта мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Ислам бердәмлеге оешмасының стандартлар һәм метрология институты матбугат сәркатибе Ихсан Овют һәм башкалар катнашты.

Гадәттәгечә чара Коръән укудан башланды. Беренче итеп сүз мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга бирелде. "Ни өчен комитетлар һәм ошбу күргәзмәләр кирәк соң? Күп кенә кеше үзе хәләл белән хәрамны билгели  алам дип уйлый. Безнең организмга нәрсә керүен без белергә тиеш, чөнки азык-төлек кешегә зур йогынты ясый. Шуңа күрә безгә хәләлдә тәрбияләнергә һәм шуңа да бер-беребез белән танышу, мәдәниятыбызны саклау, динебезне устерү максатыннан оештырылган мондый чаралар аеруча әһәмиятле", - дип әйтте мөфти хәзрәтләре.

Аның сүзләренчә, хәләл продукцияне бөтен дөньяга тәкъдим итү вакыты килеп  җитте. "Ни өчен Казанда? Чөнки безнең комитет бу өлкәдә шактый зур уңышларга иреште һәм кулланучыларның ышанычын яулады. Мин безнең комитетның билгесен күрсәм, бернинди шик-шөбһәләргә бирелмичә әлеге прродукцияне кулланам һәм әлеге туклану  җиренә барам", - дип билеләде Камил хәзрәт.

Министр Марат Әхмәтов шулай ук әлеге күргәзмәнең әһәмиятен билгеләде: "Бу бик яхшы башлангыч һәм аны киләчәктә тагы да җәелдерергә кирәк". Барлык сәламләү сүзләре әйтелгәч, тасма киселде һәм җыелган кунаклар кәүргәзмәдә тәкъдим ителгән продукция белән танышырга кереште. 

Әйтергә кирәк, күргәзмә эшендә 60 якын оешма катнаша һәм алар арасында чит ил компаниялары да бар. Күргәзмә көннәрендә килүчеләрне хәләлгә багышланган тренинглар һәм мастер-класслар да көтә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы