Бүген Казан Кремле территориясендә җомга намазыннан соң татар ханнарының җәсәдләрен җир куенына иңдерделәр.
Чара Кол-Шәриф мәчете каршында җеназа-намазы укудан башланды. Аны Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин укыды. Табутларны Сөембикә манарасы янындагы комплекса тәкбир сүзләре әйтеп дин әһелләре алып барды. Алар арасында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, республика мөхтәсибләре һәм хәзрәтләр.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасының Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков, Казан мэры Илсур Метшин да катнашты.
“Бүген зур вакыйга - ханнарыбызның җәсәдләрен җир куенына урнаштырабыз. Бу - күптәнге теләк, ул теләк тормышка аша. Мин археологларга, дин әһелләренә рәхмәт әйтәм, бу - изге эш", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Дәүләт киңәшчесе фикеренчә, бу зур әһәмияткә ия тарихи чара һәм аның Рамазан ае һәм “Болгар җыены” алдыннан үткәрелүе дә куанычлы.
-Тарихи җирдә чираттагы тарихи вакыйга. Казан ханлыгы чорында биредә сугыш та игълан ителгән, килешүләр дә имзаланган, солых та кабул ителгән. Табылдыклар озак вакыт өйрәнелде һәм без бу эшкә төрле белгечләрне җәлеп иттек. Аларның кем булуы ачыкланды һәм шуңа хәзер безнең күңелебез тыныч. Мин хәзрәтләргә олы рәхмәтемне белдерәм, чөнки без бергәләп фикер алышып аларны дини традицияләребезгә нигезләнеп җиргә иңдерәбез, - дип белдерде Минтимер Шәймиев.
Чарада катнашкан Тәлгать хәзрәт Таҗетдин кешенең яшәгәндә генә түгел, ә үлгәч тә зур кыйммәткә ия булуын билгеләп үтте. “Безгә бирелгән гомер – Аллаһ бүләге. Кешенең җаны чыкса ул һичшиксез җиргә иңдерелергә тиеш, чөнки болай эшләмәгән халыкны кайгылар, зур мәшәкатьләр көтә”, - дип әйтте Тәлгать хәзрәт.
Чыгышлардан соң мөфти Камил хәзрәт Коръән укыды һәм ханнар рухына дога кылды. Шуннан соң ханнарның җәсәдләре җир куенына иңдерелде.