Татарстан мөфтие: "Төп көчебез - бердәмлек!"

19 май 2017 ел 19:02
Татарстан мөфтие: "Төп көчебез - бердәмлек!"

"Мөселманнар һәрвакыт бер өммәт булырга тиеш һәм иманнары нык булган саен араларында кардәшлек җепләре, бердәмлек хисләре ныгый. Мөселманнар арасындагы бердәмлек безгә  бу дөнья өчен дә, ахирәт өчен дә кирәк. Иң начары – бәхәс, ызгыш һәм мәгънәсез каршы торуларга бирелү", - дип белдере мөфти Камил хәзрәт VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында.

Мәгълүм булганча, бу көннәрдә Казанда VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы уза. Форумның пленар утырышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты һәм республика мөселманнары исеменнән үзенең сәламләү сүзләрен җиткерде.

"Алла Тәгалә барчабызны да төрле итеп яраткан һәм кайвакыт бер мәсьәләгә карата фикерләребез дә төрле була ала, ләкин моңа карап кына без бер-беребезгә дин кардәше булудан туктамыйбыз.Төп көчебез - бердәмлек! Бу уңайдан бүгенге форумның әһәмияте аеруча зур. Ул  йөзләгән татар имамын, зыялыларын һәм башка рәсми затларны җәмәгать итеп туплап, күңелләрдәге изге теләкләрне җиткерү, ниятләр белән уртаклашу һәм Россия мөселман өммәтендә барган проблемалар хакында фикер алышу мәйданчыгы булып тора.

 Быел, ИншәАллах, без Болгар ислам академиясен ачачакбыз. Ул киләчәктә бөтендөнья  мөселман мәгарифе үзәгенә әверелер дип өметләнәбез. Белем алу һәр мөселманның бурычы. Әбү Хәнифә хәзрәтләре әйткән: “Аллаһ үзенең колларыннан галимнәрне хөрмәт итә” дип. Карагыз, ничек итеп Аллаһ Тәгалә галимнәрнең дәрәҗәсен күтәргән! Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, без – Россиянең татар дин әһелләре, мәдәниятыбызны, телебезне һәм үз милләтебезнең үзенчәлекләрен саклау өчен җаваплы.

Күренекле дин галиме Шиһабетдин Мәрҗәни язган: “Өч әйбер диндә юк, әмма динне саклый. Боларның берсе — милли тел, икенчесе — милли кием, өченчесе — милли гореф”. Бу сүзләре белән галим  татарларның милли үзаңын саклап калу белән без милләтебезне һәм халкыбызны саклауга да ирешәчәкбез дигән фикерне җиткерә", - дип әйтте мөфти хәзрәтләре.

Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов та катнашты. Ул төрле төбәкләреннән килгән иң актив дин әһелләренә Татарстан дәүләт бүләкләре тапшырды. Форумның беренче көнендә татар дин әһелләре “Ислам дине һәм татар халкының милли үзенчәлеге”, “Болгар Ислам академиясе – милли-рухи фикерне тергезү үзәге”, “Мәчет һәм татар гаиләсе”, “Ислам дине һәм күпкырлы матбугат” дип аталган секцияләргә бүленеп эшләде. Иртәгә делегатлар "Болгар җыенын"да катнашачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
Rambler's Top100