Иртәгә, 25 майда,Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин "Татар-информ" мәгълүмати агентлыгында Рамазан ае башлану уңаеннан матбугат очрашуында катнашачак. Чарада мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиулинның да катнашуы көтелә. Алар матбугат вәкилләренә Рамазан аенда тотылган уразаның фазыйләтләрен, әлеге айның мөселманнар өчен әһәмиятен һәм нәзарәт тарафыннан ай дәвамында бу уңайдан оештырылачак чаралар турында сөйяләячәкләр.
Матбугат чараларын аккредитация үтәргә чакырабыз. Моның өчен info@dumrt.ru электрон адресына исем һәм фамилиягезне, ММЧ исеме һәм номерыгызны язып җибәрү сорала, яки 8 (843) 237-59-39, 8917 293 97 06 (Резеда Закирова) номерлары аша.