Мамадышта имам-мөхтәсиб кандидатурасы расланды

24 май 2017 ел 13:48
Мамадышта имам-мөхтәсиб кандидатурасы расланды

23 май көнне шәһәр мәдрәсәсендә районның авыл имамнары катнашында имам-мөхтәсиб сайлау җыелышы булды. Аның эшендә район башлыгы Анатолий Иванов һәм төбәк казые Руслан хәзрәт Мортазин катнашты.

Җыелыш Коръән сүрәләре уку белән башланды. Аннары Руслан хәзрәт мөхтәсиб вазыйфасына моңарчы да районда бу эшне зур җаваплылык белән башкарган Илһам хәзрәт Миннегалиевны тәкъдим итте. Имамнар да әлеге кандидатурага каршы килмәделәр, ачык тавыш бирү юлы белән ул бертавыштан сайланды.

Мамадыш муниципаль районы җитәкчесе Анатолий Иванов сайланган имам-мөхтәсибкә хакимият органнары белән тыгыз элемтәдә үзара килешеп һәм аңлашып эшләвен, районның дини вазгыятен туры юлдан алып бару, милләтара мөнәсәбәтләрнең кыйммәтен саклау юнәлешендә нәтиҗәле эшләвен теләде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы