Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның пресс-конференциясе булып узды. Журналистлар белән очрашуда шулай ук мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин да катнашты. Хәзрәтләр якынлашып килүче Рамазан ае турында, уразаның әһәмияте һәм аны тоту тәртипләре турында сөйләде.
-Рамазан 27 майда башлана, - дип искәртте мөфти хәзрәт. - Беренче тәравих намазы республика мәчетләрендә 26 майда укыла. 25 июньдә – гает көне. Зәкятнең нисабы алтын бәясеннән чыгып исәпләгәндә - 198 000 сум. Фитыр сәдакасы арпа бәясенә карап - 100 сум, йөзем бәясенә карап - 600 сум бер кешегә. Фидия сәдакасы - 200 сум. Матди мөмкинлеге булмаганннар әлеге сәдаканы түләүдән азат ителә.
Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин журналистларга авыру сәбәпле ризыксыз тора алмый торган сырхау кешеләргә һәм мосафирларга уразаны калдыру мөмкинлеген аңлатты. Әмма алар терелгәч һәм юлдан кайткач, уразаны казага калдырып тотарга тиеш була. Шулай ук хәзрәт ни өчен фидия һәм фитр күләменең сумнарга күчерелү сәбәбен дә әйтте: “Бу мөселманнарга уңайлы булсын өчен шулай эшләнә”.
Пресс-конференциядә аерым игътибарга V Республика ифтары лаек булды. «Ифтар Казан теннис академиясендә уздырылачак, - дип белдерде мөфти хәзрәт. – Чара 15 июньгә билгеләнде һәм 10 мең мөселман кардәшләрен җыячак. Ифтарларда һәрвакыт күпбалалы гаиләләр һәм мохтаҗлар, ятим балалар, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм җәмгыятьнең социаль яктан якланмаган башка категорияләре дә катнашачак. Оештыручылар: ТР мөселманнарының Диния нәзарәте, РФ мөселман-эшмәкәрләр Ассоциациясе, “Казан Арена” стадионы җитәкчелеге. 2013 елдан бирле масштаблы рәвештә үткәрелә торган ифтарлар Татарстан өчен традицион булып киттеләр һәм республика җитәкчеләрен, Россия төбәкләренең мөселман дин әһелләрен, мөселман илләренең Россиядәге илчеләрен, милли республикаларның вәкаләтле вәкилләрен җыя. Шулай ук Татарстанда ифтарларга төрле конфессия лидерларын чакыру да күркәм гадәткә әйләнде. ИншаАллаһ, алар быел да безнең мәртәбәле кунаклар арасында булыр”.
Моннан тыш, пресс-конференциядә журналистларга Рамазан ае дәвамында 30дан артык Казан һәм Республика мәчетләрендә ифтарлар оештырылачагы һәм Коръән-хәтем кылыначагы, ягъни Изге китапны тулысынча укып чыгу, турында хәбәр иттеләр. Моны башкарып чыгу өчен Казанга Төркиядән 40ка якын Коръән-хәфиз киләчәк.