Зәйдә ачылган музейга мөфти бүләге - Ялчогылга бирелгән иҗазаның төгәл копиясе

26 май 2017 ел 13:29
Зәйдә ачылган музейга мөфти бүләге - Ялчогылга бирелгән иҗазаның төгәл копиясе

"Пәйгамбәребез ﷺ бер хәдистә әйткән: кем бу дөньяда мәчет төзесә яки төзелештә катнашса, Аллаһ Тәгалә аңа җәннәттә бер йорт бирә", - дип зәйлеләргә мөрәҗәгать итте бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин. Форсат булып Зәй районында яңа мәчет, мәдрәсә һәм музей ачылу торды. Тантаналы рәвештә, мәртәбәле кунаклар катнашында Иске Зәй бистәсендә яңа “Билал” мәчете, татар дин әһеле, тарихчы, XVIII йөз азагы әдәбият тарихында билгеле урын биләгән язучы Таҗетдин Ялчыгол исеме бирелгән мәдрәсә һәм Ялчыгол музее үз ишекләрен ачты.  

- Пәйгамбәребез ﷺ әйткән: «Кем дә кем Рамазан аенда Аллаһның әҗер-савап бирүенә ышанып һәм Аның ризалыгын өмет итеп ураза тотса, аның  гөнаһлары гафу ителә» (Бохари, хәдисләр җыентыгы), - дип дәвам итте үзенең чыгышын мөфти хәзрәт һәм Изге Рамазан ае башлануы турында искәртте. - Бу дөньяда бер генә гөнаһ та бушлай килми, бары тик җәннәткә керү, ураза тоту, мәчеткә керү генә бушлай. Алай гына да түгел: Рамазан аенда бер игелекле гамәл өчен ун савап бирелә. Рамазаннан яңа туган балалар шикелле пакь булып чыгарга насыйп булсын!

"Билал" мәчете Зәй шәһәренең тарихи өлешендә, Иске Зәй бистәсендә төзелгән. Шунысы мөһим: әлеге микрорайонда 5000 кеше яши, шуларның 1200 - мөселманнар. Бүгенгә кадәр шәһәрдә бары тик ике генә мәчет гамәлдә була. "Билал"ның берьюлы 50 кешене сыйдырлык мөмкинлеге бар. Манаралы бу мәчет янәшәсендә тәһарәтханә, мәдрәсә һәм музей урын алган.

- Әлеге комплекс Зәйнең Крестовоздвижение чиркәве каршысында урнашкан, - дип кунакларның игътибарын юнәлтте Зәй районы мөхтәсибе Фатыйх хәзрәт Нуруллин. - Юкка гына шәһәрнең бу өлешен Казан Кремле белән чагыштырмыйлардыр! Бу - дуслык, халыклар арасында татулыкның никадәр югары дәрәҗәдә икәнлеген күрсәтә. Мәчет ачылу - бик шатлыклы вакыйга. Әмма аның бинасын күтәрү - бер, ә халыкны иманга җәлеп итү - икенче мәсьәлә. Безнең алда хәзер яшьләрне һәм балаларны мәчет-мәдрәсәгә йөрергә чакыру максаты да тора. 

Рәсми чыгышлардан соң, мөфти Камил хәзрәт музей җитәкчелегенә Таҗетдин Ялчогылга бирелгән иҗазаның төгәл копиясен бүләк итә һәм мәчеттә беренче жомга намазын уздыра. 

  

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы