Бүген Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Норлат районында булып китте. Эшлекле сәфәр кысаларында мөфти хәзрәт район башлыгы Равил Кузюров белән очрашып, мөхтәсибәттәге дини вәзгыять турында сөйләште.
Моннан тыш, "Шикәрчеләр" мәчетендә Аксубай районының төбәк казый-мөхтәсибе Равил Зөфәров җитәкчелегендә имамнар җыелышы булып узды. Җыелышның төп мәсьәләсе - яңа мөхтәсибне сайлау иде. Камил хәзрәт әлеге җаваплы хезмәткә ТР МДН Мәгариф бүлеге белгече Наил Әбелхановны тәкъдим итте. Аны уңай яктан Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов та бәяләп чыкты. Нәтиҗәдә, яңа мөхтәсиб бертавыштан сайланды.
Җыелыштан соң мөфти һәм имамнар район башлыгы исеменнән оештырылган ифтарда катнаштылар.