Ураза тотып сәламәтлеккә ничек зыян китермәскә?

30 май 2017 ел 13:33
Ураза тотып сәламәтлеккә ничек зыян китермәскә?

Соңгы елларда Изге Рамазан ае озын җәй көннәренә туры килә. 19 сәгатькә якын ризыксыз һәм сусыз тору сәламәтлеккә ничек тәэсир итә? Авыру кешеләргә ураза тотырга кирәкме?  Сәфәрдә һәм ифтарда нәрсә ашарга? Шушы һәм башка сорауларга җавапны дин әһелләре һәм табиблар бергә эзләде. Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән “Рамазан һәм сәламәтлек” дип аталган матбугат конференциясендә спикер буларак Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиулин, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы Альберт Галявич, «Казан» Университет клиникасының эндоскопист табибы Айрат Зыятдинов катнашты.

"Диннән ерак булган кешеләр еш кына ураза кешене интектерә, авырлык китерә дип саный, ләкин бу дөрес фикер түгел. Әгәр әлеге олуг гыйбадәт мөселман традицияләре буенча дөрес итеп тотылса сәламәтлеккә зыян булмаячак. Иң беренче чиратта кеше дөрес тукланырга тиеш. Авыз ачканда күбрәк су эчәргә һәм йөзем, финик кебек җимешләр ашарга киңәш итәм. Ахшам намазы укыган вакытта шушы аз гына ризык ашказанны эшләтеп җибәрә. Пәйгамбәребез әйткән: "Ашаганда ашказаныгызны күңелдән өч өлешкә бүлегез: беренче өлешендә ризык, икенчесендә эчемлек, өченчесендә һава булсын", - дип әйтте Рөстәм хәзрәт Вәлиулин.

Рөстәм хәзрәт әйтүенчә, вакытлыча авырган һәм юлда булган кешегә ураза тотмау рәхсәт ителә, ләкин аны киләчәктә тотып бетерергә туры киләчәк. "Хроник авырулар белән интегүчеләр исә калдырган көннәре өчен фидия садакасын бирергә тиеш. Хәзер ул 200 сум тирәсе тәшкил итә", - дип билгеләде хәзрәт.

Табиблар сүзләренчә, йөрәк‑кан тамырлары авырулары һәм кан басымы югары булган кешеләргә ураза тоту киңәш ителми, чөнки ураза тотучы су һәм микроэлементлар югалта. Киләчәктә бу су балансының үзгәрүенә, канның куеруына һәм кислород җитмәүгә китерергә мөмкин. Табиблар ифтар вакытында күбрәк җиләк-җимеш, яшелчә, финиклар ашарга киңәш итә. Шулай ук иткә һәм балыкка, эче сөтпродукцияләренә игътибарны арттырырга киңәш итә. 

- Без һәр пациентка индивидуаль якын килергә тиеш, - дип саный табиб Айрат Зыятдинов. - Мин үзем 13 елга якын ураза тотам һәм миңа еш кына ураза тотырга теләүчеләр киңәш сорап мөрәҗәгать итә. Аллаһның әмерен үтәргә теләүче кешене "Сиңа ураза тотырга ярамый!" дип кенә туктатып булмый. Бу очракта кеше белән аерым сөйләшеп, киләчәктә  нинди нәтиҗәләргә китерәчәген аңлатырга кирәк.

Сөйләшү барышында су балансын да нормада тоту хакында бигеләп үттеләр. Табиблар суны ашар алдыннан эчәргә кирәклеген әйтеп, эчемлек турында сүз барганда, чәй, кофе, төрле газлы сулар турында сүз бармавын, ә нәкъ менә су күздә тотылуына басым ясады.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы