Рамазан аенда республика буйлап ифтар ашлары оештыру дәвам итә. Әлеге олуг айның дүртенче көнендә зурлап авыз ачу Казан шәһәренең "Мәрҗәни" мәчетендә оештырылды. Дини мәҗлес дагыстан диаспорасы инициативасы белән үткәрелде һәм анда 300гә якын кеше катнашты. Чакырылган кунаклар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең урынбасары, "Мәрҗәни" мәчете имам-ахтыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов һәм Дагыстан мөфтиенең урынбасары Әхмәд хаҗи Кахаев бар иде.
Җыелган халыкны беренчеләрдән булып мөфти Камил хәзрәт сәламләде. Ул ай дәвамында күбрәк изге гамәлләр кылырга, гөнаһлы уйлардан һәм эшләрдән арынырга чакырды, шулай ук ифтарның мөселман өммәтен берләштерә торган чараларның берсе булуын билгеләп үтте.
- Әгәр берәрсе көн дәвамында Аллаһ ризалыгы өчен ураза тоткан кеше өчен ифтар ашы үткәрсә, Аллаһ Тәгалә, ИншәАллаһ, аны ураза тотучыныкы кебек савап белән бүләкләр, - дип әйтте мөфти хәзрәтләре һәм җыелган халыкны бердәмлеккә, сабырлыкка һәм кардәшлек мөнәсәбәтләрен ныгытуга өндәде.
Дагыстан мөфтиятеннән махсус әлеге мәҗлестә катнашыр өчен килгән Әхмәд хаҗи Кахаев Татарстанның төрле милләт вәкилләрен берләштереп, араларында дустанә мөнәсәбәт оештытырып яши торган җирлек булуын билгеләп үтте. Кичә дуслык һәм иминлек турында сөйләшүләр белән, күмәкләшеп республикабыз һәм илебез өчен дога кылу белән дәвам итте.