Бүген Диния нәзарәте бинасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Голәмәләр шурасының яңартылган составта беренче җыелышы булды.
Җыелышта шура әгъзалары намаз вакытларын тәртипкә салу турында сөйләште һәм халыктан килеп ирешкән сорауларны карады. Монардан тыш, көн тәртибендә “HalalGuide” челтәре белән хезмәттәшлек итү мәсьәләсе дә торды. Проект җитәкчеләре киләчәктә Голәмәләр шурасы белән берлектә "Имам җавабы" функциясен жанландыру хакында сөйләште.