Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә зур ифтар мәҗлесе булды

01 июнь 2017 ел 10:27
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге  мәдрәсәдә зур ифтар мәҗлесе булды

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ифтар ашы узды. Әлеге чарада милләтебезнең зыялылары, танылган дин эшлеклеләре катнашты.Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин килгән кунакларны мәдрәсә белән таныштырды, уку-укыту, аш-су әзерләү бүлмәләрен, компьютер, умартачылык классларын, китапханәне, яшәү урыннарын һәм музейны күрсәтте.

Ахшам намазы алдыннан мәдрәсә остазы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев рамазан аеның фазыйләтләре турында вәгазь сөйләде. "Ураза тотучының ике шатлыгы бар: берсе ифтарда (ягъни авыз ачканда), икенчесе үзенең Раббысы белән очрашканда", – дигән хәдискә аңлатма бирде. Ахшам намазын исә Төркиядән килгән Микаил исемле Коръән-хафиз укытты.

Намаз укылгач, бар кеше дә ифтар мәҗлесенә рәхим итте. "Рәхәт" кафесында сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган табын көйләнгән иде. Әлеге авыз ачу мәҗлесен уздыру өчен “Татарский” агрохимия хезмәте үзәге” федераль дәүләт бюджет учреждениесе директоры Әнәс Әхтәм улы Локманов сәбәпче булды.

Мәҗлес барышында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров чыгыш ясады. Ул барлык катнашучыларга да рамазан аеның Коръән ае булуы турында искә төшерде һәм шушы айда Коръән укый белмәүчеләргә – аны укырга өйрәнергә, укый белгәннәргә исә – мәгънәсенә күбрәк төшенергә кирәклеккә басым ясады. Рамазан аенда Кәламе шәриф иңгән, шуңа да бу айда Коръәнне тулысынча укып чыгу, хәтем кылу бик саваплы санала, диде ул.

Ифтар мәҗлесе хөрмәтләп Татарстан Республикасы Дәүләт Советының фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Исмәгыйль улы Вәлиев килгән иде. Мәдрәсә мөдире аны быел зурлап үткәрелгән 70 яшьлек юбилее белән тәбрикләде, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә белән һәрдаим ныклы элемтәдә яшәгәне өчен рәхмәт сүзләрен ирештерде, тәбрикләү хаты, истәлекле бүләкләр тапшырды. Мондый олуг хөрмәтләүгә Разил Исмәгыйль улы рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм киләчәктә дә ныклы элемтәдә яшәргә сүз бирде. Мондый җыелышлар-җыеннар турында ул: "Еш кына "Нәрсә соң ул халык?" дип сорыйлар. Әгәр ул үз теләге белән берәр изге җиргә бернинди көчләп китерүсез җыела ала икән – халык була, әгәр куып китерелсә – сарык була", – дип бабасы әйтеп калдырган сүзләрне җиткерде. Разил Вәлиев, шагыйрь буларак, катнашучыларга 1980 нче елларда рамазан ае уңаеннан язган шигырен дә ирештерде.

Әлеге ифтар мәҗлесендә Татарстанның халык артистлары Миңгол Галиев һәм ИлСаф катнашты. Миңгол Вәгыйзь улы, мәдрәсәбездә күп тапкырлар чыгыш ясаган кеше буларак, мондый очрашулардан бары җылы тәэсирләр генә калуы турында әйтте һәм бик теләп мөнәҗәтләр башкарды.

Ифтарда шулай ук Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Аппарат җитәкчесе Рафис Минзаһит улы Шәһвәлиев, юридик бүлек мөдире Айрат Альберт улы Билалов, финанс директоры Рамил Нурулла улы Насыйбуллин катнашты.

Чара күмәк рәвештә дога кылу һәм тәравих намазы уку белән төгәлләнде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы