Буада елдагыча район мөселманнары өчен ифтар мәҗлесе оештырылды. Мәҗелестә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиулин, муниципаль район башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Илдар Еремеев, район имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, төбәк казые Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов катнаштылар.
Ахшам намазына кадәр җыелыш вәгазь белән үрелеп барды. Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин җәмәгатькә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның тәбрикләвен җиткерде, рамазан ае белән котлады. “Бу ай бер рәхмәт ае, ошбу айда күбрәк изгелекләр эшләп калырга ашыксак иде,” - диеп нәсыйхәтләде.
Район башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Илдар Еремеев та буалыларны Рамазан ае белән котлады. “Буалыларны рамазан ае белән котлыйм, тоткан уразаларыгыз кабул булсын. Һәркайсыгызга саулык-сәламәтлек телим”, - диде. Илмир хәзрәт район хәкимият башлыкларына Аллаһ ярдәмен бирсен, шулай һәр елны халыкны җыеп кунак иткәннәре өчен, аларга эшләрендә зур унышлар теләде.
Авыз ачкач, ахшам намазыннан соң, халык әзерләнгән мул табын артында нәсыйхәтләр тыңлап, сыйланып утырды.
Буа мөхтәсибәте һәм район мәхәлләләре хакимият башлыкларына һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасар Садретдинова Лилия Назыймовна, социаль яклау үзәге мөдире Ләлә Рөстәмовна һәм аның кул астында эшләүче кызларга олы рәхмәтен белдерә.