Татарстан мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин "ТНВ-Татарстан" телеканалында чыгып килүче "Трибуна нового века" тапшыруында катнашты. Программаның темасы - "Зур гаилә: эйе - юк". Чакырылган экспертлар арасында VI чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов , ТР Фәннәр академиясының Гаилә һәм демография үзәге директоры Флера Илдарханова, "Нечкэбил" проекты авторы Изольда Жуйкова һәм башкалар. Тапшыруны Дәүләт Советы рәисе урынбасары «Мәрхәмәт-Милосердие» төркеме җитәкчесе Татьяна Ларионова и Матвей Апросин алып барды.
- Россиядә аз балалы гаиләләрнең саны күп булуын материаль сәбәпләр белән генә аңлатырга кирәкми, - дип билгеләде мөфти. - Аллаһ Тәгалә һәр баланы үз ризыгы белән бу дөньга җибәрә. Безне бар кылган Аллаһ Тәгалә әйтә: "Җирдәге һәр җан иясенең ризыгы Аллаһ кулында" (Худ сүрәсе 6 аять). Аллаһ кешеләрне ошбу сүзләр белән дә кисәтә: "...Ач булудан яки тәрбияләп үстерү мәшәкатеннән куркып балаларыгызны үтермәгез диде, бит сезне дә вә балаларыгызны да Без ризыкландырабыз...". (Әл-Әнгам сүрәсе, 151 аять). Пәйгамбәребезнең (с.а.в.) дә бу мәсьәләгә кагылышлы бик үтемле хәдисләре бар. Күп бала булу - безнең дини һәм милли традициябез.
Тапшыру эфирга бүген, 1 июньдә, 20.00 дә чыгачак.