Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Әлмәт районы мөселманнарының авыз ачу мәҗлесендә катнашты. Ифтар район башлыгы Айрат Хәйруллин исеменнән оештырылды. Анда Әлмәт районы башлыгы һәм шәһәр мэры Айрат Хәйруллин, имам-мөхтәсиб Фәгим хәзрәт Әхмәтҗанов, район имамнары, мәхәллә халкы һәм күрше район имам-мөхтәсибләре катнашты. Мөфти Камил хәзрәт чарага килүчеләрне изге Рамазан ае белән котлады һәм әлеге көннәрне файдалы итеп үткәрергә чакырды.
"Бу айның бик күп нигъмәтләре бар, тик шул ук вакытта ул безнең иманыбыз, ихласлыгыбыз сынала торган, мөселманнар берләшә торган вакыт. Ураза тоту кеше бөтен яклап чистарта һәм кешелеклелек сыйфатларын ача. Ураза тотучы ачларның хәлләрен аңлый башлый. Ошбу чаралар безне бер өммәт итә, шуңа да республика мәчетләрендә ифтар ашларына игътибар елдан-ел арта. Аллаһ Тәгалә тоткан уразаларыбызны һәм догаларыбызны кабул кылсын", - дип теләде мөфти хәзрәтләре һәм район җитәкчелегенә олы рәхмәтен белдерде.
Айрат Хәйруллин шулай ук мөселманнарга сабырлык һәм чын күңелләреннән кылган догаларының кабул булуын теләде. Бүгенге очрашудан файдаланып ул Камил хәзрәткә дөя йоныннан ясалган эксклюзив шарф бүләк итте.
Чара мул табын артында дәвам итте.