Бөгелмә мөхтәсибәте тарафыннан оештырылган "Сабыйга" акциясе төгәлләнде. Әлеге хәйрия чарасы барышында җыелган кирәк-яраклар Халыкара балаларны яклау көнендә район хастаханәсендә дәваланучы ятим балаларга тапшырылды.
"Бу көнне әти-әни назыннан мәхрүм ителгән балаларны еш кына искә алабыз. Акциябез дә "чит балалар булмый" дигән шигарь астында узды. Аллага шокер куйган максатларыбызга ирештек - балалар өчен кирәк булган әйберләрне җыя алдык", - дип белдерде хастаханәгә килгән Бөгелмә мөхтәсибе Рамил Хөснетдинов.