V республика ифтарына "Үзәк стадионга" дип чакыручы билетлар гамәлдән чыкты

05 июнь 2017 ел 10:00
V республика ифтарына "Үзәк стадионга" дип чакыручы билетлар гамәлдән чыкты

Диния нәзарәте хәбәр итә: V республика ифтарына "Үзәк стадионга" дип чакыручы билетлар гамәлдән чыкты. Алар белән чарага кереп булмый. 15 июньдә Казан теннис академиясында булачак ифтар ашына керү өчен махсус билетлар кирәк.

Ифтарда 10 меңгә якын кеше катнашыр дип көтелә. Ифтар мәҗлесен  ТР Диния нәзарәте,  РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе,“Казан-Арена” стадионы дирекциясе оештыра.  Катнашучыларны дин әһелләренең  вәгазьләре, мөнәҗәтләр, Коръән  укып, догалар кылу, җәмәгать намазы һәм ифтар ашы көтә.

Әлеге хәйрия чарасы Татарстанда 2013 елдан башлап даимә рәвештә үткәрелә һәм анда республика дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән кунаклар, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, ятим балалар катнаша.

Мәгълүм булганча, үткән елларны республика ифтары “Казан-Арена” стадионында оештырылып килде һәм үзенә бер үз вакытта 15 меңгә якын кеше кабул итә ала иде. Июньдә биредә Конфедерацияләр кубогы уеннары узачак һәм ул башка максатлардан кулланыла алмаячак. Алдан V Республика ифтарын үткәрү ниятләнгән Үзәк стадион да  Кубокта катнашкан командалар өчен күнекмәләр мәйданы булып кулланылачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы