Кичә Чистайның “Нур” мәчетендә аксакаллар һәм якын-тирә мөхтәсибәт вәкилләре очрашуы узды.
Кунакларны Чистай шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов сәламләде.
Матур гадәт буенча чара Коръән уку белән башланды. Яңа Чишмә районыннан килгән кунак Ибраһим хәзрәт Аллах китабыннан аятьләр укыды, ә Көньяк төбәге казые, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров дога кылды.
Аннан соң Чистай аксакалар советы рәисе Фәрит Мөҗип улы Галимов бер ел эчендә башкарылган эш нәтиҗәләре турында отчет чыгыш ясады. Чистайның иң актив аксакалларына рәхмәт хатлары тапшырылды.
Көньяк төбәге казые, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров аксакалларның эшен югары бәяләде һәм уңышлар теләде.
Бергәләшеп ахшам намазы укыганнан соң җылы аралашу ифтар табыны артында дәвам итте.