Кыргызстан делегациясе Кукмара төбәгендә булып китте

13 июнь 2017 ел 10:59
Кыргызстан делегациясе Кукмара төбәгендә булып китте

Кыргызстанның Милли стратегик тикшеренүләр институты экспертларыннан торган делегация Кукмара районына килде. Институтның директоры Азамат Дикамбаев җитәкчелегендәге төркемне әүвәл Кукмара төбәкне өйрәнү музеена алып керделәр. Районның чал тарихын чагылдыручы экспонатлар кунакларда зур кызыксыну уятты. Музей директоры Ләбүдә ханым Дәүләтшина белдерүенчә, кыргыз халык язучы Чыңгыз Айтматовның әнисенең әтисе Хәмзә чыгышы белән Кукмара районының Мәчкәрә авылыннан икән. Шуңа күрә делегация вәкилләре шушы авылга да барып Хәмзә бәйнең йорт нигезен карадылар, зиратка барып, мәшһүр язучының туганнары җирләнгән каберләрне зиярат кылдылар.

Сәфәрнең бик тә күңелле һәм кунакларны шатландырган да, сокландырган да өлеше ул – Кукмара мәдрәсәсенә килү булгандыр. Мәдрәсә мөдире Ришат хәзрәт Курамшин мәртәбәле кунакларны уку йорты эшчәнлеге белән таныштырды, мәдрәсә музеен күрсәтте. Әлеге сәфәрдән кунаклар бик канагать калдылар, ә истәлеккә Кыргызстан бүләген – сарык йоныннын эшләнгән киез намазлык калдырып киттеләр.   

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы