Балык Бистәсендә балалар өчен ифтар оештырдылар

13 июнь 2017 ел 17:23
Балык Бистәсендә балалар өчен ифтар оештырдылар

Рамазан ае күркәм гамәлләре белән сөендерә. Балык бистәсе районы Юлсубино авылында Алсу-Рөстәм Вафиннар гаиләсе балаларны җыеп ифтар мәҗлесе оештырды.

Юлсубино (Балтач) авылында мәчет картларын җыеп өйләрдә ифтарлар уздыру гадәте элек-электән бар. Мәчеттә авыз ачып, ахшам намазы укыгач, картлар шул көнгә дәшкән авылдашларына барып, ифтар мәҗлесендә катнаша иделәр. Хәзер менә балалар өчен дә шушындый саваплы мәҗлес җыйганнар. Алсу ханым балаларны җыю сәбәбен болай аңлата:

- Балалар бит алар гөнаһсыз сабыйлар, җитмәсә барысы да ураза тота. Киемнәре дә тиешенчә, матур. Ничек чакырмыйсың инде боларны. Өлкәннәр ашында кайчак дөрес киенмәгәнлекләренә эч пошып кайта. Барыбызга да Аллаһ Тәгалә кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә язсын.

Балалар күңелен күргән өчен Ходай тормышларына, ризыкларына, малларына бәрәкәт, үзләренә саулык-сәламәтлек бирсен! Ураза тоткан, тәрәвих намазларына йөргән бу балалар киләчәктә дә иманлы, акыллы булып, әти-әниләрен сөендереп яшәсеннәр!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
5:03
Кояш чыга
7:07
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
14:54
Ахшам намазы
16:49
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
1
2
Rambler's Top100