Диния нәзарәтендә “Кәгазьгә тормыш бүләк ит” акциясенә нәтиҗә ясадылар. Макулатура җыю буенча хәйрия акциясе узган ел бик популяр иде, быел исә ул инде республика масштабын яулады.
Нәзарәттә урнашкан макулатура кабул итү пунктында оешмалардан һәм шәхси затлардан 2 тонна кәгазь җыелды. Аннан кергән акчалар “Зәкят” фонды карамагындагы авыру балаларны дәвалауга юлланачак. Үзләреннән иң зур өлеш кертүчеләр арасында ҖЧҖ "Азамат", ҖЧҖ "Казань XXI век", ҖЧҖ "Транснефть-Охрана".
Диния нәзарәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова сүзләренчә, Нигматуллиннар гаиләсе хәйрия акциясен дә өченче ел катнаша. "Кадрия Нигматуллина улы Эмиль белән безнең активистлар. Алар ел да макулатура җыеюда, аны тапшыруда һәм үлчәүдә ярдәм итә".
Активистларга Диния нәзарәтенең һәм ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының истәлекле бүләкләре тапшырылды. Көз көнне мөселман яшьләре активистлары “Кәгазьгә тормыш бүләк ит” акциясен дәвам итәргә ниятли.